Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
5 декабрь 2019, 13:00

Ләйсән Үтәшеваның Уфага килүенең сәбәбе билгеле булды

Художестволы гимнастика буенча атказанган спорт мастеры, Русия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе, ике тапкыр Европа чемпионы, телевидение алып баручысы Ләйсән Үтәшева бүген Уфага килә.

Художестволы гимнастика буенча атказанган спорт мастеры, Русия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе, ике тапкыр Европа чемпионы, телевидение алып баручысы Ләйсән Үтәшева бүген Уфага килә. Танылган якташыбыз Халыклар дуслыгы проспектында урнашкан Спорт әзерлеге үзәгендә Башкортстанның художестволы гимнастика буенча чемпионатын ачуда катнаша.
Кичке сәгать 7дә «Уфа утлары» күңел ачу комплексында Ләйсән Үтәшева «Мотивация» осталык дәресен үткәрә. Ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм катнашучыларга тормышны яхшырту, теләгән нәтиҗәләрәгә ирешү буенча киңәшләр бирә, дип хәбәр иттеләр республика Спорт министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас: