Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
13 декабрь 2019, 12:25

Рәмис Шәфыйков – Башкортстанның иң көчле атлеты

Салават шәһәрендә узган ярышларда, анда республиканың иң көчле авыр атлетлары җыелган иде, безнең команда да катнашты.

Салават шәһәрендә узган ярышларда, анда республиканың иң көчле авыр атлетлары җыелган иде, безнең команда да катнашты.
Беренчеләрдән булып башкорт лицееның тугызынчы сыйныф укучысы Денис Гортинский чыгыш ясады. Егет өлкән атлетлар белән беррәттән 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә үзен лаеклы күрсәтеп, почет пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. 73 килограммга кадәрге категориядә спорт мастерлыгына кандидат Руслан Моратхуҗин җиңү яулады һәм Башкортстан Кубогына лаек булды. Берьюлы ике атлет – спорт мастерлыгына кандидат Денис Төхвәтшин һәм үсмерләр арасында республика рекордсмены, 2нче мәктәп укучысы Роман Макеев 81 килограммга кадәр авырлыкта район данын яклады. Роман үсмерләр арасында өч рекорд куеп, өченче урынны алды. Денис Уфа атлеты, Кубокка ия чемпион белән ярышып, аннан 1 килограммга калышты һәм икенче урынга чыкты. Спорт мастерлыгына кандидат Александр Дуленкога ярышларга әзерләнгәндә алган җәрәхәте призлы урынга чыгырга комачаулады. Ул 89 килограммга кадәр категориядә дүртенче булды.
Билгеле атлетыбыз, Русиянең бронза призеры, 26 яшьлек спорт мастеры Рәмис Шәфыйков та яхшы нәтиҗә күрсәтте. 96 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында Әлшәй штангачысы баштан ук лидерлыгын раслады һәм абсолют чемпион исеменә лаек булды. Тренерлар Рифат Минеяров һәм Раил Исламморатовның тәрбияләнүчеләре Салават шәһәреннән, Уфа һәм Салават шәһәрләре командаларыннан гына калышып, Башкортстан Кубогының бронза призерлары исемен яулады. Ул гына да түгел. Авыр атлетика федерациясе елга йомгак ясап, бу мизгелдә барлык стартларда җиңүче Рәмис Шәфыйковны Башкортстанның иң яхшы атлеты, дип игълан итте. Роман Макеев та билгеләп үтелде, сәләтле егет быел үсмерләр арасында җиде (!) республика рекорды куйган!
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Республиканың иң яхшы атлеты Рәмис Шәфыйков.
Читайте нас: