Әлшәй укучылары рус теле һәм Русия мәдәнияте буенча Бөтенрусия фестивалендә катнашты.
Буранголовчылар, ә алар Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча "Җәйләү" профильле лагерында булган малайлар һәм кызлар, фестивальгә очраклы рәвештә генә бармады. Балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру буенча оешмаларның республика ведомствоара конкурсында алынган иң яхшы профильле лагерь исеме аларга Анапада фестивальдә башкорт халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру хокукы бирде. Анда Русинең төрле төбәкләреннән йөзләрчә балалар җыелды. Һәм әйтергә кирәк, балалар үз бурычын уңышлы башкарып чыкты.
Лицейчыларга төрле дипломнар тапшырылды, алар “Илһам” номинациясендә җиңүче исемен яулады. “Смена” Бөтенрусия балалар үзәгендә үткән онытылмаслык көннәр, кызыклы вакыйгалар, яңа танышулар җәйләүчеләрдә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
-Без Башкортстаныбызны бөтен матурлыгында – халык биюләрендә, җырларында, туган якка сөю белән сугарылган шигырь юлларында, тылсымлы курай моңнарында күрсәтергә тырыштык, - ди фестивальдә катнашучылар. Башка төбәкләрдән килгән балалар юеш алым белән пима басу, коры алым белән басылган сувенирлар, хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре – күкрәкчәләр әзерләү буенча осталык сәгатьләрендә зур теләк белән катнашты.
Безнең милли киемнәребез дә җыелучыларда зур кызыксыну уятты. “Русия халыклары киемнәрендә билгеләр һәм символлар” дип аталган осталык сәгатендә без милли кием буенча сорауларга җавап бирдек. Кызлар һәм малайлар заданиеләрне бик мавыгып үтәде, алар бүген безнең халкыбызның ничек яшәве, көнкүрештә борынгы кәсепләрнең саклануы, йолаларны һәм гореф-гадәтләрне дәвам итүебез турында сорашты.
Фестиваль сизелми дә үтеп китте. Русия мәдәниятенең башка вәкилләре белән аралашуы бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Иң мөһиме, хәзер безнең республика турында иксез-чиксез туган илебезнең башка ерак төбәкләрендә дә беләләр, - ди М. Буранголов исемендәге башкорт лицее укучылары һәм делегация җитәкчесе, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Муллагалина.