Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
20 декабрь 2019, 14:00

Батырлык өчен тагын да бер медаль

Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Уфада “Батырлык йолдызлыгы” XI бөтенрусия фестиваленең төбәк этабында Башкортстанда яшәүче батырлык күрсәткән кыю йөрәкле кешеләрне җыйды, алар арасында герой-балалар да бар иде.

Әлшәйдә яшәүче яшь герой, М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның сигезенче сыйныф укучысы Рәмзил Шәрипов та бу чарада катнашты. Егетнең батырлыгы турында без гәзиттә берничә тапкыр язган идек инде. Быел җәй ул суга батып баручы хатынны коткарды. Фестивальдә Рәмзилгә “Суга батучыны коткарган өчен” медале һәм “Герой-балалар” номинациясендә җиңүче дипломы тапшырылды.
Хәтерегезгә төшерәбез, күптән түгел генә республика Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев Рәмзилне “Кеше гомерен коткарган өчен” медале белән бүләкләгән иде. Шулай ук ул Уфага Ватан геройлары көненә багышланган тантаналы җыелышка чакырылган иде, анда яшь батырларны республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров котлады.
Читайте нас: