Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
28 декабрь 2019, 12:05

Аделина Степанова кинога төште

Якташыбыз, Рудольф Нуриев исемендәге башкорт хореография колледжы укучысы Аделина Степанова өчен узып барган ел бик истәлекле булды.

Якташыбыз, Рудольф Нуриев исемендәге башкорт хореография колледжы укучысы Аделина Степанова өчен узып барган ел бик истәлекле булды. Республика көнендә БСТ каналында “Беренче республика” дип аталган тарихи нәфис фильм премьерасы күрсәтелде, анда Аделина да төште.
Мин Аделина белән Раевка авылының 250 еллыгын бәйрәм иткәндә таныштым. Аның эшләре халык-кулланма иҗаты ярминкәсендә тәкъдим ителгән иде. Ул вакытта Раевка гимназиясенең өченче сыйныфында укыган сәләтле кыз Раевка сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә Рима Сәет кызы Усманова төркемендә дә шөгыльләнә иде. Аделина бәләкәйдән балерина булырга хыялланды. Дүртенче сыйныфны тәмамлап Рудольф Нуриев исемендәге башкорт хореография колледжына укырга керергә булгач аның бу карарын Раевка үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче әнисе Раушания, райгазда эшләгән әтисе Владимир, шулай ук апасы Юлия һәм энесе Даниил да хуплый. Кыз имтиханнарны уңышлы тапшыра һәм яхшы бию техникасы күрсәтеп колледжга укырга керә.
Шул вакыттан бирле өч ел үтте. Иртән ул күнекмәләргә һәм классика дәресләренә йөри, төштән соң мәктәптә укый, тик “бишле” билгеләренә генә өлгәшә.
“Беренче республика” кинофильмында булачак балет йолдызы Нинель Юлтыева роле дә нәкъ Аделинага эләгә. Колледжда үткән кастинг вакытында кыз классик бию күрсәткән һәм шигырь сөйләгән. Бер атнадан соң гына нәтиҗәләр билгеле була. Һәм, ниһаять, ул – кинода!
-Фильмны былтыр җәй көне Уфаның Затон бистәсендә төшерделәр, - ди оныкасын озатып йөрүче картәнисе Флүрә Садрый кызы Сафина. – Кинога төшү иртәнге тугыздан төн уртасына кадәр дәвам итте. Аделина яшь Нинель роленә бик тиз күнекте.
Күмәк сценаларда Флүрә Садрый кызы да катнашкан. Аның әйтүенчә, мәйданчыкта барысы да дусларча ихлас мәнәсәбәттә була, бер-берсенә ярдәм итә, дәртләндереп тора. Фильм башкорт телендә бара һәм рус субтитрлары белән озатыла.
Аделина кинода төшү бәхетенә өлгәшсә дә, аның хыялы - прима-балерина булу. Ә моның өчен тырышырга, күп эшләргә кирәк. Яшь балерина III “Малый Нуреевский” фестивалендә катнашкан, анда “Хыухылыу” хореография постановкасында биегән. Ул шулай ук “Баядерка”, “Корсар” постановкаларында катнашкан. Аделина колледж труппасы составында республика буйлап гастрольләргә дә чыга. Яңа ел якынайган саен репетицияләр дә күбрәк. Чөнки тылсымлы әкиятләр мәле якынлаша. Аделина “Снежная королева”, “Морозко” яңа ел спектакльләрендә дә биегән. Бу мизгел дә бик мавыктыргыч булачак.
Менә шундый кыз ул Аделина - яхшы укый да, балет постановкаларында матур итеп бии, кинога төшә, өстәвенә бик чибәр дә! Ул “Русиянең иң матур кызы” конкурсында катнашкан һәм 12 яшьлек сылулар арасында җиденче урынны алган, конкурс үткәрү күләмен исәпкә алганда, бу бик яхшы нәтиҗә.
Читайте нас: