Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
2 гыйнвар 2020, 18:00

Ләйсән Үтәшевадан манты рецебы

Яңа 2020 елга 12 сәгать калгач, күренекле якташыбыз Ләйсән Үтәшева Instagram социаль челтәрендә гаиләләрендә буыннан-буынга тапшырыла килгән манты рецебы белән бүлеште.

Яңа 2020 елга 12 сәгать калгач, күренекле якташыбыз Ләйсән Үтәшева Instagram социаль челтәрендә гаиләләрендә буыннан-буынга тапшырыла килгән манты рецебы белән бүлеште. Ләйсәнне шушы ризыкны пешерергә картәнисе өйрәткән.
«Гаиләбездә 31 декабрьдә зур өстәл артына җыелып, манты, бәлеш пешерү, салатлар эшләү һәм еылга йомгак ясау йоласы бар. Үзеңне әкияттә, балачакка кайткан кебек итеп тоясың. Әйтерсең дә, миңа янә 10 яшь һәм мин өлкәннәргә өстәл әзерләшәм... һәм мөһимлек тойгысы. Бигрәк тә өлкән буын үзләренең хатирәләрен искә төшерә башласа, ә туруннары авызларын ачып тыңлый. Бүген күптәнге соравыгыз буенча — манты!» — дип язды Үтәшева.
Комментарийларда Ләйсән Үтәшевага, аның картәнисенә һәм гаиләсенә Яңа елда сәламәтлек һәм тагы да күбрәк тәмле рецептлар телиләр.
Читайте нас: