Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
26 февраль 2020, 17:50

Афәрин, гимназия квнчылары!

Стәрлетамакта “Балачыкның Хәвефсез Юлы” шаяннар һәм тапкырлар клубы республика конкурсының ярым финалы узды.

Стәрлетамакта “Балачыкның Хәвефсез Юлы” шаяннар һәм тапкырлар клубы республика конкурсының ярым финалы узды.
Зона бәйгесендә иң шаян һәм иң тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр исеме өчен егерме команда көрәште. Безнең район исеменнән конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләре – Раевка гимназиясе квнчылары чыгыш ясады. Уенчыларның “Дим - юл һәм машиналар” командасы ярым финалдан призер булып кайтты, алар икенче урынны алды.
“Балачакның Хәвефсез Юлы” конкурсы республика Дәүләт автоинспекциясенең комплекслы профилактик чаралары кысаларында үткәрелә. Оештыручылар, мондый иҗади ярышлардан соң урамнарда һәм юлларда хәрәкәт кагыйдәләрен белгән тәртипле һәм җаваплы балалар күбрәк булыр, дип өметләнә.
Читайте нас: