Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Александр Кутьенков – “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсы лауреаты!

Республика педагогларының төп һөнәри бәйгесендә безнең укытучылар да уңышлы чыгыш ясады.

Республика педагогларының төп һөнәри бәйгесендә безнең укытучылар да уңышлы чыгыш ясады.
Педагоглар “Башкортстанның ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Елның яшь укытучысы” республика конкурсларында һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсында көч сынашты.
Укытучылар бәйгесендә районыбыз данын конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр яклады. Алар – Шафран мәктәбенең химия һәм информатика укытучысы, “Ел укытучысы” Александр Кутьенков, Раевка 4нче урта мәктәбеннән “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” Ильвера Гәрәева һәм “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы” Лилия Баһаманова, Нигъмәтулла мәктәбеннән “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” Гөлчәчәк Кәбирова һәм Түбән Әүрез мәктәбеннән биология укытучысы, “Елның яшь укытучысы” Гөлнур Хәсәнова.
Барлык сынаулардан соң “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсының биш лауреаты исемлегенә безнең Әлшәй педагогы Александр Кутьенков та керде. Моннан тыш, Александр Евгеньевич тамашачылар сөюе призына да лаек булды. Раевка 4нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ильвера Мәҗит кызы “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы кысаларында “Башкорт телен үстерүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Читайте нас: