Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
15 апрель 2020, 18:55

"Тукайга!" - Әлшәйдән

Әлшәй районыннан Гөлфия Гыйззәтова шомыртлар арасыннан шигъри күчтәнәч юллый.

Әлшәй районыннан Гөлфия Гыйззәтова шомыртлар арасыннан шигъри күчтәнәч юллый. Анда Габдулла Тукайның шигъри калыбын төсмерләү мөмкин булуы аеруча кадерле.

Тукайга.

Язның ямьле бер көнендә Кушлавычта,
Насыйп булган туу сиңа зур сагышта.
Бик күп күрдең гомереңдә михнәтләрне,
Язмыш әзерләгән юлның иң хәтәрен.
Син бит тудың моңлы сазың бирер өчен,
Бар дөньяга илаһи нур сибәр өчен.
Сафлык белән матурлыкны үрер өчен,
Татар улы, салдың бит син бөтен көчең.
Син бит - безгә ак юлларны күрсәтүче,
Әдәбият пәйгамбәре кебек көчле.
Елата да беләсең син, көлдерә дә,
Үткер булды телең синен, әдип гел дә.
Һәрбер сүзең синең дөрес һәм акыллы,
Яшәгәнсең тоеп син гел ап-ак юлны.
Кадереңне синең милләт аңлап белде,
Бөек исемең кешеләргә үрнәк булды.
Тукай дигән бөек исемең онытылмас,
Әсәрләрне синең халык укып туймас.
Тукай теле, туган телем, бул мәңгелек,
Бар халыкнын күңеленә керт изгелек.

Кадерле укучыларыбыз! Әгәр сез әлеге авторның бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, шигырен укып чыгыгыз. Кем күпме караулар җыя, шуңа сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез. "ВКонтакте", "Одноклассники" сайтларында "Кызыл таң" төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.

Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.

Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: