Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
23 апрель 2020, 22:00

Гүзәл Әхмәтҗанова – республикада авыл биләмәләренең иң яхшы муниципаль хезмәткәре

“Башкортстан Республикасында авыл биләмәләренең иң яхшы муниципаль хезмәткәре” конкурсында катнашу Раевка авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы ярдәмчесе Гүзәл Әхмәтҗановага лаеклы җиңү китерде.

“Башкортстан Республикасында авыл биләмәләренең иң яхшы муниципаль хезмәткәре” конкурсында катнашу Раевка авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы ярдәмчесе Гүзәл Әхмәтҗановага лаеклы җиңү китерде.
Муниципаль хезмәткәрләрнең эше белән ул балачагыннан ук таныш. Гүзәл өчен кадерле булган Дәүләкән районының Дүртөйле авылында егерме елдан артык авыл хакимияте башлыгы булып эшләгән әтисе аның өчен үрнәк булып тора. Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын уңышлы тәмамлап, кулына юрист дипломы алганнан соң, Гүзәл Равил кызы хезмәт юлын Раевка авыл советының торак мәсьәләләре буенча инспекторы булып башлый. Соңыннан баш юристконсульт итеп күчерелә һәм әлеге көндә авыл биләмәсе хакимияте башлыгы ярдәмчесе булып хезмәт сала.
13 ел эшләү дәверендә Гүзәл Әхмәтжанова районның, “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциацияһының почет грамоталары менән бүләкләнә.
- Муниципаль милектәге мөлкәткә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук авыл биләмәсенең норматив-хоҡуҡи актларына коррупцияға ҡаршы экспертиза үткәреү, норматив-хокукый актларның гамәлдәге кануният таләпләренә туры килүен тикшерү, урындагы әһәмияттәге мәсьәләләр буенча карарлар һәм боерыклар проектларын, биләмә хакимиятенең норматив-хокукый актлар әзерләү минем хезмәт бурычларыма керә, - ди елмаеп, Гүзәл Әхмәтҗанова. – Шулай ук ышаныч кәгазе буенча судларда һәм хокук саклау органнарында, халык тыңлауларын оештыруда авыл биләмәсе хакимияте мәнфәгатьләрен тәкъдим итәм.
Үз вазыйфасына җаваплы караган эшен төпле белгән Гүзәл Равил кызы юкка гына ул иң яхшы муниципаль хезмәткәр исеменә лаек булмаган шул.
Гаиләсендә ул сөекле хатын һәм өч баласына назлы әни дә. Ире Ришат нефть тармагында эшли. Кызы Эльвина авиация техник университетының дүртенче курсында белем ала, улы Артур – нефть - техник университетының беренче курс студенты. Кече кызы Камилә башкорт лицееның өченче сыйныфында укый, шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә фортепьяно классында шөгыфльләнергә дә, шахмат уены серләренә төшенергә дә өлгерә.
-Бу безнең гомум җиңүебез, - ди Гүзәл Әхмәтҗанова. – Якыннарымның, коллегаларымның ярдәменнән башка мин эшли дә, шундый зур җиңүләргә дә ирешә алмас идем. Бу тәҗрибә минем өчен бик мөһим, үз сәләтләремне ачарга һәм күрсәтергә мөмкинлек биргән бөтен кешеләргә дә рәхмәт сүзләремне әйтәм.
Читайте нас: