Һәр авылның үз рәссамнары, агач һәм тимер эшләре осталары, биючеләре, музыкантлары, шагыйрьләре, «кулибиннары» бар, Әбдрәшиттә дә күп алар. Бу авылны юкка гына “Зәңгәр Өч түбә иле”, шагыйрьләр һәм батырлар төбәге, дип әйтмиләр бит.
Әбдрәшит авылы районыбызның иң матур урыннарының берсендә, хозур табигать кочагында урнашкан. Бер яктан аны калкулыклар һәм урманнар уратып алган, икенче ягында - каенлык һәм таллар арасында ялтырап яткан буа, ә аның уңдырышлы җирләрен инешләр һәм җир асты чишмәләре сугара. Авыл аксакаллары аны яратып Таукүл дип атап йөртә. Күренекле Әбдрәшит шагыйрьләре Шамил Анак һәм Әмир Мәхмүтов аңа багышлап шигырьләр иҗат иткән, Советлар Союзы Герое танкист Бикеев Солтан Хәмит улы һәм летчик, СССРның атказанган очучысы Үтәшев Фуат Шәрип улы да аны данга күмгән. Тиздән 225 еллыгын билгеләячәк Таукүл – Әбдрәшит авылының данын бүген тырыш хезмәте белән игенчеләр һәм терлекчеләр арттыра, урындагы талантлар туган төягенең гүзәллегенә сокланып, аңа дан җырлый.
Шундый иҗади кешеләрнең берсе - күп кенә музыкаль конкурслар җиңүчесе һәм призеры, баянчы һәм җырчы, автор-башкаручы Ринат Байназаров. Әбдрәшиттә бер чара да аның катнашлыгыннан башка узмый. Белгечлеге буенча ул - агроном, һөнәре буенча балта остасы, андыйдарны алтын куллы, диләр, ә күңеле белән - музыкант.
– Музыкаль белемем юк, беркайда укымадым, ноталарны да белмим. Биш яшемдә кулыма ничек гармун бирделәр, шул вакыттан алып уйныйм да, җырлыйм да, - дип елмая баянчы.
Ринатка бу сәләт әтисеннән күчкән, кайчандыр өлкән Байназаров та авылның оста баянчысы булган. Хәзер Ринатның улы, юридик институт студенты Алмаз да гитарада уйный, җырлый, шигырьләр, көйләр яза.
Әгәр элек Әбдрәшит сандугачы танылган җырларны башкарса, соңгы елларда аңарда композиторлык сәләте дә ачыла. Шулай итеп Таукүл турында җыр туа, бүген аны Әбдрәшиттә яшәгән һәм анда туып-үскән һәркем белә.
-Зәлифә апа миңа үзенең шигырен күрсәткәч, ул шунда ук йөрәккә үтеп керде һәм моң туды. Бик матур җыр килеп чыкты. Ә соңыннан аның сүзләренә язылган «Пар аккошлар», башка җырлар иҗат ителде, - ди автор-башкаручы.
Узган ел Ринат «Туған Тел» телеканалы фестиваль-конкурсында үз бәхетен сынап карарга булган. Әбдрәшитлеләр аның чыгышларын, ә иҗади ярыш берничә турда узган, бөтен авыл белән караган. Ул конкурста озак еллар авыл хуҗалыгы предприятиесендә икътисадчы булып эшләгән, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәлифә Хөснетдинова белән берлектә язылган “Туган авылым Таукүл” җырын да башкарып, «Сәләт» Бөтенрусия халык иҗаты фестиваленең өченче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булган.
“Таукүл диләр аны яратып,
Аның халкы – иң зур байлыгы.
Ераклардан авыл аша кайтам
Туган тупсаларым сагынып”,- дигән сүзләр бар” Зәлифә Хөснетдинова һәм Ринат Байназаров иҗат иткән шушы матур җырда. Бу сүзләр белән килешмәү мөмкин түгел...