Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Якташыбыз Гүзәл Әхмәтова кая югалган?

Күзгә-башка күренми. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Күзгә-башка күренми. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Концертлар булмагангамы, җырчыларның күбесе җыр да яздырмый, клип та төшерми. Ләкин Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова һәрчак оптимистик рухта, ул беркайчан да күңелсезләнми, авырлыкларга баш ими.

- Барыбызга да билгеле, коронавирус аркасында хәзер концертлар юк. Әмма без төшенкелеккә бирелмибез, киресенчә, иҗат белән шөгыльләнәбез. Яңа җырлар яздыру һәм клиплар төшерү белән мәшгульбез,- ди җырчы.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Гүзәл Әхмәтова Кырымда ял итеп кайткан.

"Ун көнгә бардык. Саки, Евпатория, Севастополь, Симферополь, Ялта һәм башка шәһәрләрдә булдык. Кырымны урап, рәхәтләнеп ял итеп, Кара диңгез буенда кызынып кайттык", - дип сөйли Гүзәл Әхмәтова.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/G-z-l-hm-tova-kaya-yugaldi-382677/

Фото: shahrikazan.ru
Читайте нас: