Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
14 август 2020, 17:00

«Бу нәрсә, каймакмы? Юк, бу бит корт…»

Элек-электән башкортларның аертылган сөттән ясалган ризыклары киң таралган була.

Элек-электән башкортларның аертылган сөттән ясалган ризыклары киң таралган була. Ә аларны әзерләү серләре буыннан-буынга тапшырылып килә. Корт - шул борынгы милли аш-суның берсе.
Корт әзерләү - бик нескә һәм зур тырышлык таләп иткән эш. Аның өчен башта катык пешерергә кирәк, аны алдан оеталар һәм кайнаталар. Бу берничә көнгә сузыла. Тик җитез, пөхтә һәм тырыш хуҗабикәләр генә чын-чынлап тәмле һәм файдалы корт ясый ала. Шуңа да төрле төбәкләрдә һәр останың үзенең аны әзерләү серләре булуы гаҗәп түгел.
Тәмле продукт гаҗәеп үзенчәлекләргә дә ия, өстәвенә, ул үзе генә түгел, эремчек суы да файдалы. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә корт бүген дә безнең байлыгыбыз һәм милли горурлыгыбыз булып каладыр да, ә хәзерге яшьләр аңа багышлап хәтта җырлар да яза.
«Бу нәрсә, каймакмы? Юк, бу бит корт…», - шушы билгеле җырны җырлый-җырлый Сарыш авылыннан Илиза Нәгыймова да борынгы милли ризыкны әзерли.
Читайте нас: