Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
6 ноябрь 2020, 12:27

Әлшәй товар җитештерүчеләре - “Башкортстан агрокомплексы” китабында

“Башкорт матбугаты” нәшрият йорты республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә “Башкортстан агрокомплексы” китабын чыгарды.

“Башкорт матбугаты” нәшрият йорты республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә “Башкортстан агрокомплексы” китабын чыгарды.
Рус һәм инглиз телләрендә басылган китап битләрендә Башкортстанда агросәнәгать комплексының үсеше турында аналитик һәм тарихи мәкаләләр, үсемлекчелек, орлыкчылык, терлекчелек һәм эшкәртүче сәнәгать тармакларында эшләүче предприятиеләрнең тәҗрибәсе һәм казанышлары тәкъдим ителгән. Шулай ук республикада агросәнәгать комплексы өлкәсендәге өстенлекле инвестиция проектларын тормышка ашыру турында мәгълүмат, белгечләрнең мәкаләләре, республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кооперативлар, фермер хуҗалыклары һәм уку йортлары турында белешмәләр белән танышырга мөмкин.
Китапта Әлшәй районының “Исток” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына багышланган мәкалә дә бар. Дистәләгән фермерларны һәм шәхси хуҗалык тотучыларны берләштергән П. И. Николаев җитәкчелегендәге “Исток" кооперативы районда сөт җыю һәм эшкәртү буенча беренче “карлыгач” булды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: