Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
20 ноябрь 2020, 11:44

Балчык уенчыклар музеен ачкан

Кул эшләре остасы, эзләнүчән, хыялга бай, идеяләр патшасы Ольга Грачева ”Балчык уенчыклар” остаханә-музеен ачкан.

Кул эшләре остасы, эзләнүчән, хыялга бай, идеяләр патшасы Ольга Грачева ”Балчык уенчыклар” остаханә-музеен ачкан.
Балчыктан төрле әйберләр эшләү белән Ольга Анатольевна студент елларыннан, Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чорда ук мавыга башлый. “Һөнәрчелек дәресләрендә останың серенә төшенү һәм кирәкле форманы китереп чыгару өчен бер сыбызгыны берничә сәгатьләр буе әвәли идем, - дип елмаеп искә ала ул. Уенчыклар ясау стипендиягә дә ярыйсы гына өстәмә бирә: Ольга ире белән еш кына китап ярминкәсенә сыбызгыларын да сатуга алып чыга.
Биш ел уку сизелми генә үтеп китә, аннары яраткан шөгыле белән берничә елга хушлашып торырга туры килә. Ул вакытта тормыш иптәше Чибәркүл хәрби частенда взвод командиры булып хезмәт иткән була. Беренче балалары Игорь да шунда дөньяга килә. Хәрби хезмәт вакыты тәмамлангач Тавричанка авылына кайталар, Ольга авыл мдҙәният йортына эшкә урнаша. Күп вакыты сценарийлар язуга, бәйрәмнәр оештыруга, ансамбль, түгәрәк, йорт, хуҗалык эшләренә китә. Кызлары Анна һәм уллары Александр туа, мәшәкатьләр һәм хәстәрлекләр дә арта, кыскасы Ольганың уенчыклар ясау эшенә бөтенләй вакыт калмый.
Бер вакыт ире белән иске генә муфель миче табып алалар, ул балчык әвәләү эшенә яраклы булып чыга, ә балчыкны урындагы буа ярыннан алырга мөмкин. Аз гына буш вакыты килеп чыгу белән Ольга әвәләү эшенә тотына. Шулай итеп Грачевлар йортвнда, хәзер инде Раевка авылында, Дымково, Каргополь, Абашев уенчыклары мотивлары буенча бизәкләнгән матур балчык сувенирлар барлыкка килә. Тиздән останы төрле күргәзмәләргә чакыра башлыйлар, аның эшләре зур уңыш казана. Шундай уенчыкларның берсе – ”Әлшәй сапсаны” сувенир-сыбызгысы белән ул, иң яхшы сувенир остасы буларак, “Туристик сувенир” Бөтенрусия конкурсы финалына чакырылды.
Күңеле белән Ольга һәрчак ирекле иҗат итү өчен остаханә булдыру, анда теләге булган һәркемнең балчыктан уенчык ясап каравы, палас сугу станогында бизәкләр ясавы турында хыяллана... Һәм менә аның хыяллары тормышка аша.
-Якыннарымның хуплавы һәм конкурсларда җиңүем яңа башлангычларга илһамландырды. 25 еллык иҗади тормышымда башкалар белән уртаклашырлык тәҗрибә тупладым. Халык кәсепләренең могҗизасы, балчык уенчыклар, бөтен дөньяга билгеле сувенирларны үз кулларым белән әвәләп карау мөмкинлеге турында сөйләргә телим, - ди оста.
Башта Грачевлар күршедәге буш йортны сатып ала. Анда ремонт ясап, остаханә эшлиләр. XXI гасыр балаларына борынгы атмосферага керүе җиңелрәк булсн өчен, бүлмәне үткән гасырның төрле ядкарьләр - талдан үрелгән кәрзиннәр һәм тавык оялары, иләк һәм сөзгечләр, чабаталар, пычаклар, герләр һәм бик күп башка әйберләр белән тулыландыралар. Иң төп урынны, әлбәттә, – Дымков, Каргополь, Романовский, Хлудневский, Абашев һәм Торжок үрнәгендә җитештергән балчык уенчыклар ала. Шулай ук палас сугу станокларының өч төре, билбау үрү өчен җайланмалар урнаштырылган. Аеруча картәнисе Пикалова Татьяна Петровнаның туку станогын оста ханым өчен үтә дә кадерле. Заманында картәнисе шушы станокта кычытканнан һәм киндер сүсеннән кием теккән. Грачевлар йортның элекке хуҗасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Төхвәтов Шәмсулла Сәфиулла улыннан калган әйберләрне дә кадерләп саклый. Фронтовик бик яхшы балта остасы булган, сандыклар, бизәкләп тәрәзә яңаклары, рамнар эшләгән. Бөтен бу әйберләр бүген музей экспонатына әйләнгән...
Хәзер тиктормас останың хыялы – музейдан бервакытта да кеше өзелмәсен. Киләчәктә монда мавыктыргыч экскурсиялар һәм осталык дәресләре үтәр, дип ышана ул. Кем белә, бәлки, музейга килүчеләр арасында Ольга Грачева кебек халык кәсепләрен үз итеп, балчык уенчыклар ясаучы осталар да булыр.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: