Слак авылында яшәүче Фәнүз Миңнегали улы Хафизов үз буасында үрчеткән форель балыгы турында шулай дип әйтергә була, чөнки аны үстерүе җиңел түгел икән.
Тышта салкын, ә аның буасында су туңмый, аңа су якында гына агып яткан инештән килә. Кышын чишмә суының температурасы плюс сигез градус була. Фәнүз Миңнегали улы моны термаль чыганак, күрәсең, дип аңлата.
Дүрт ел элек ул үз участогын төзекләндерү, ишегалдында кечкенә буа ясау теләге белән яна башлый. Буаны 12x12 метр зурлыкта һәм тирәнлеге ике метр ярым итеп эшли. Янына челтәрле беседка ясап куя, чикләвек агачыннан үрелгән койма белән уратып алып, төрле агачлар, куаклар утырта. Алмагач бакчасында оныклары өчен бизәкләп агач өй эшләп куя. Бик матур килеп чыккан. Кышкы айларда чыныгу өчен буада су коена башлый. Ә былтыр апрель аенда Приютово питомнигыннан 800 маймыч сатып алып, буага җибәрә. Шунда ук балык өчен махсус азык та сатып ала.
- Башта барысы да шома гына бармады, - ди Фәнүз Хафизов. - Балык үлде, буада суүсемнәр үсеп чыкты. Суны кислород белән баетырга кирәк иде. Моның өчен торба суздым, аның буенча буага елгадан чиста су килә. Су агызгыч эшләп куйдым. Кыскасы, барысына да үзем өйрәндем. Форель өчен иң мөһиме - чиста су.
Фәнүз Миңнегали улы һөнәре буенча урманчы. 26 елдан артык Әлшәй урманчылыгында эшләгән. Тормыш иптәше Фәния хаклы ялга чыкканчы Слак амбулаториясендә физиотерапия кабинеты шәфкать туташы булып хезмәт салган. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларының (бер кыз һәм өч малай) уңышларына сөенеп яшиләр.
Зур булмаган буада балык чупылдый. Фәнүз Миңнегали улы күпер янына барса, балыклар шунда ук аның янына йөзеп килә һәм, йорт хайваннары кебек, кулына сырпалана. Өстәвенә ашату вакыты да җиткән. Балыкларын махсус азыктан тыш ул йомырка, бавыр белән дә сыйлый.
Мондый азык кыйммәткә төшә, әлбәттә. Ул җимне көненә ике тапкыр сибә. Ә язын ул буасына янә маймычлар җибәрергә ниятли. Халык мәкалендә әйтелгәнчә, тырышкан морадына җиткән. Әйе, уңыш нәкъ менә Фәнүз Хафизов кебек булдыклыларга елмая да инде.