Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
19 гыйнвар 2021, 14:08

Русиянең ике рекорды һәм Европа беренчелегенә юллама!

Үсмерләр арасында авыр атлетика буенча үткән ил беренчелегендә Башкортстан Республикасы данын ике спортчы яклады.

Үсмерләр арасында авыр атлетика буенча үткән ил беренчелегендә Башкортстан Республикасы данын ике спортчы яклады. Алар – Әлшәй авыр атлетика мәктәбе тәрбияләнүчеләре - Раевка 2нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Роман Макеев һәм М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның унынчы сыйныф укучысы Денис Гортинский.
Беренчелек өчен көрәшкә, кагыйдә буларак, халыкара класслы спорт мастеры, атказанган спорт мастеры исемнәрен яулаган спортчылар чыга, бу егетләр дә тренерлары Рифат Миңнеяров белән Салават шәһәрендәге уку-күнекмә базасында әзерлек үтте. Ә ярышлар онлайн форматта Уфа шәһәрендә узды. 73 килограммга кадәрге авырлыкта чыгыш ясаучы Денис Гортинский спорт мастеры кандидаты нормативын үтәде һәм алтынчы урын яулады. Иң киеренке көрәш 81 килограммга кадәр авырлыктагы атлетлар арасында барды, анда республиканың тугыз тапкыр (!) рекордсмены булган Роман Макеев та чыгыш ясады. Калуга өлкәсеннән килгән көнәркәше белән ныкышмалы көрәштә Роман Русиянең ике рекордын куйды. Шулай да бу көнне уңыш Калуга егетенә елмайды, ул Раевка атлетын җиңүгә иреште. Нәтиҗәдә Роман икенче урынга чыга һәм спорт мастеры кандидаты нормативын үти.
Авыр атлетика буенча Русия беренчелеге милли командага сайлап алу да ул. Соклангыч чыгышы өчен Роман Макеев Европа турнирында катнашу өчен илебезнең үсмерләр җыелма командасы составына кертелә. Хәзер ул халыкара дәрәҗәдәге чыгышка әзерләнә. Әйткәндәй, Русиянең хатын-кызлар җыелма командасы составында тагын да бер спортчыбыз – спорт мастеры Альбина Миңнеярова да бар.
Республиканың авыр атлетика федерациясе президенты Виктор Конарев район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин исеменә язган рәхмәт хатында билгеләп үткәнчә, Романның һәм аның остазларының җиңүе – авыр, күпьеллык күнекмәләр нәтиҗәсе һәм бөтен Башкортстан өчен зур казаныш ул.
Әйе, Раевка авыр атлетика мәктәбе тарихында чагу битләр бихисап. Чирек гасыр элек республиканың авыл спортчылары арасында халыкара класслы спорт мастеры исеменә Владимир Богославский лаек булган, шушы көнгә кадәр авыл спортчылары арасында мондый югары биеклеккә беркемнең дә күтәрелгәне юк әле. Менә 2020 ел ахырында тагын да истәлекле вакыйга – республика авыр атлетика тарихында Раевка штангачысы Роман Макеев авыл атлетлары арасында Русиянең берьюлы ике рекордын куйган бердәнбер үсмер!
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Роман Макеев һәм Денис Гортинский.
Читайте нас: