Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнекеләр шулай ул!
21 гыйнвар 2021, 13:05

Әлфия Харрасованың сөт бизнесы

Слак авылында яшәүче ханымның малчылыкны үстерү өчен грант алганына елдан артык вакыт узып киткән.”Агростартап” программасы турында Әлфия Минеәхмәт кызы очраклы гына белеп кала.

алганына елдан артык вакыт узып киткән.
”Агростартап” программасы турында Әлфия Минеәхмәт кызы очраклы гына белеп кала. Гадәттә, кичке аш әзерләгәндә, «Юлдаш» радиосын тыңлый ул. Бервакыт республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиленең конкурста катнашу шартлары турында җентекләп аңлатуын ишетеп кала. Бу яңалык аңа тынгы бирми, күп уйлана, тормыш иптәше Дамир Сәрьян улы белән киңәшләшә. Ул аны хуплый. Ике атнадан соң авыл Советында район хакимияте башлыгының шәхси кабул итүе турында белдерү күреп кала һәм кабул итүгә языла.
- Дамир Радик улы сыер малларын үрчетү идеясен хуплады, - ди Әлфия Минеәхмәт кызы. – Бизнес-планны миңа районның авыл хуҗалыгы бүлегендә төзергә ярдәм иттеләр. Документларны шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы буларак тапшырдым. Ул вакытта минем 24 баш малым, шул исәптән сигез сыерым бар иде. Безнең хуҗалыгыбыз зур, арендага алынган җиребез дә бар, ә иң мөһиме, эшләп зур керем алу теләге булды.
Әлфия документларын август аенда тапшырып, ноябрь аенда 2 млн 700 мең сум күләмендә грант алган. Үз хуҗалыгын крестьян-фермер хуҗалыгы буларак рәсмиләштерә. Бу төп шартларның берсе була. Симменталь токымлы 35 тана сатып ала. Аларга акча алганнан соң кимендә биш ел эшләргә һәм “Агростартап” проектында каралган күрсәткечләргә ирешергә кирәк була.
Бер елда Харрасовлар гаиләсе маллар санын, бу - үгезләр һәм бозаулар белән бергә, 60 башка кадәр арттырган. Яңа зур абзар төзегәннәр, тагын 69 гектар җирне арендага алырга әзерләнәләр.
Элек Әлфия Минеәхмәт кызы сыер савучы булып эшләгән, ә ире Дамир Сәрьян улы механизатор булган. Малчылыкның барлык нечкәлекләрен ишетеп кенә белмиләр. Малларга нәрсә ашатырга, ничек югары савымга ирешергә кирәклеген өйрәтергә кирәкми. Уллары Илнур, Илнар, Илназ һәм Эльмир, кызлары Элина - иң зур ярдәмчеләре.
Әле Илназ армиядә Краснодар өлкәсендә хезмәт итә. Хәтта алты яшьлек Эльмир да гаилә эшенә үз өлешен кертә. Аның өчен бу ел бигрәк тә үзенчәлекле булачак. Ул беренче сыйныфка бара.
- Сөтне Трунтаиш авылы сөт җыючыларына тапшырам, алар безгә көн аралаш килә. Сыерларны үзем савам. Ике саву аппараты сатып алдым. Элина да миңа ярдәм итә, - ди Әлфия Минеәхмет кызы. - Өстәвенә ул картәнисе Фәрхинур Фәррах кызын да тәрбияләргә өлгерә. Әнием - тыл эшчәне, Слак балалар йортында пешекче булып эшләде.
Элина барысына да өлгерә: яхшы укый, икътисадчы булырга хыяллана. Ул спортчы да, төрле ярышларда даими катнаша. Үз яшь категориясендә чаңгы ярышларында, шорт-трек бәйгеләрендә район беренчелегендә күп тапкыр җиңүче һәм призер булган.
Әлфиянең планнары зур. Ул савым сыерларының санын 100 башка җиткерергә тели. Үзенә ярдәмче, мал азыгы хәзерләү өчен техника сатып алырга да уйлый. Шундый зур эшкә тотынган фермерның барлык уй-ниятләренең тормышка ашуын телибез. Әгәр йолдызнамәгә ышансаң, Үгез дә аның эшләренә яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш, чөнки Әлфия Харрасова нәкъ Үгез елында туган.
Айгөль МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Әлфия һәм Дамир Харрасовлар.
Читайте нас: