Башкортстанда 2020 ел йомгаклары буенча “Ел казанышы” конкурсында җиңү яулаган муниципалитетлар билгеләнде. Алар арасында безнең Әлшәй районы да бар. 9 февральдә район Советы утырышында район хакимияте башлыгы Дамир Мостафинга республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин “Ел казанышы” Дипломын тапшырды.