Пионерлар йорты сәхнәсенә педагоглары белән районның барлык яшь биючеләре җыелды.
“Горурланам синең белән, туган Башкортстан!” фестивале кысаларында, традицион “Бию марафоны” район конкурсына 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге ике йөздән артык конкурсант килде.
Бәйгедә районың унсигез мәктәбеннән, шулай ук балалар сәнгать һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләреннән бию коллективлары катнашты.
Пионерлар йорты бу көнне умарта күчен хәтерләтте. Монда алма төшәрлек тә урын юк иде. Бер җирдә - эстрада биюе, икенчесендә - башкортча тыпырдыйлар. Милли киемнәр, музыка тавышы, “бер, ике, өч”, “гәүдәне төз тотабыз!...” дигән сүзләр ишетелә. Педагогларның да, катнашучыларның да сәхнәгә чыгар алдыннан бераз дулкынлануы сизелә.
Сәхнәдә берничә сәгать дәвамында халык, эстрада, бал, спорт биюләре алмашынып торды. Жюри әгъзаларына да бу кадәр катнашучының чыгышын бәһалау җиңел булмады, аларга өч яшь категориясендә һәм халык һәм эстрада биюләре номинациясендә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләргә кирәк иде.
Шуны әйтергә кирәк, бер генә коллектив та дипломсыз калмады. Кемдер призер булды, кемгәдер номинация эләкте, ә иң тәҗрибәле биючеләр җиңүгә лаек булды. Алар арасында Пионерлар йортының ике берләшмәсе - башкорт лицееның “Яшьлек” (җитәкчесе А. Р. Янгирова) һәм балалар сәнгать мәктәбенең “Бизәкләр” (җитәкчесе Р. С. Усманова) төркемнәре, Аксен авылы (җитәкчесе Г. Х. Гайсина) һәм Слак мәктәбе (җитәкчесе Р. С. Усманова) биючеләре, спорт мәктәбенең “Уточки” һәм “Хип-хоп” (җитәкчесе Ф. В. Кәримова) биюләре бар.