Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
16 март 2018, 02:00

Әлшәй районы: саннар һәм фактлар

”Башкортстан бройлеры” җәмгыяте Ике инвестиция проекты тормышка ашырыла: Елына 115 мең тонна тавык ите һәм 90 млн йомырка җитештерү буенча кошчылык комплексы төзү.

”Башкортстан бройлеры” җәмгыяте
Ике инвестиция проекты тормышка ашырыла:
Елына 115 мең тонна тавык ите һәм 90 млн йомырка җитештерү буенча кошчылык комплексы төзү. Елына 30 млн йомырка җитештерү буенча беренче чираттагы проект тәмамланды һәм файдалануга тапшырылды, икенчесен проектлау бара. Инвестицияләр күләме 6589 млн сум тәшкил итте. 200 эш урыны булдырылды. Икенче чираттагы проектны тәмамлаганнан соң тагын да 220 урын булдырылачак.
Елына 130 мең тонна бройлер үстерү буенча кошчылык комплексы төзү. Инвестицияләр күләме - 18667 млн сум. 250 эш урыны булдырылачак.
2018 елның 1 гыйнварына карата комплекста 217 мең баш кош-корт асрала һәм 30,4 миллионнан күбрәк данә йомырка җитештерелгән. Чебешләрне үстереп җиткерү буенча мәйданчыклар һәм 60 млн йомырка җитештерү куәтенә ия булган икенче чираттагы репродуктор төзү планлаштырыла.
“Раевсахар” җәмгыяте
2016 елда заводның шикәр чөгендере эшкәртү буенча максималь куәтен тәүлегенә 3800-4000 тоннага җиткерелгән. 430 мең тоннадан күбрәк татлы тамыр әзерләнгән һәм 408 мең тонна чимал эшкәртелгән, 62 мең тоннадан күбрәк шикәр эшләп чыгарылган. 2017 елда җитештерүчәнлек тәүлегенә 4500-4700 тоннага җиткән, 543 мең тонна чөгендер әзерләнгән, 475 мең тоннага якын чимал эшкәртелгән һәм 69 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Сәүдә объектлары
Районның сәүдә тармагында 243 стационар магазин, 143 стационар булмаган сәүдә объекты, ике авыл хуҗалыгы базары, 90 җәмәгать туклануы предприятиесе исәпләнә.
Файдалануга тапшырылган
2015 елда 4 сәүдә объекты һәм бер җәмәгать туклануы предприятиесе файдалануга тапшырылган. 2016 елда – 4 сәүдә объекты һәм бер көнкүреш хезмәтләндерүе предприятиесе. 2017 елда – 5 сәүдә объекты.
Районда агымдагы ел башына бөтен икътисади эшчәнлек төрләренә җәлеп ителгән 1216 кече һәм урта малтабарлык объекты теркәлгән.
Социаль яктан мөһим объектлар файдалануга тапшырылган
2011 елдан 2017 елга кадәр:
-Раевка авылында 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелгән;
-Идрис авылында мәктәп 40 урынлык балалар бакчасы итеп үзгәртелгән, тиешле җиһаз һәм инвентарь сатып алып, 111нче һөнәрчелек училищесы 105 урынлык балалар бакчасы итеп үзгәртеп төзелгән;
-Аксен авылындагы балалар бакчасында 28 урынга, Шафран һәм Раевка авылының 6нчы балалар бакчаларында һәрберсендә 25әр урынга өстәмә төркемнәр ачылган;
-Нигъмәтулла, Чурай, Тәүәтәй авылларында мәчет ачылган, Раевка авылындагы мәчетне үзгәртеп төзү эшләре алып барыла;
-ятим балалар өчен 8 ике квартиралы торак йорт, 34 квартиралы торак йорт файдалануга тапшырылган;
- балалар поликлиникасын капиталь ремонтлау үткәрелгән.
“2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатлы программасы кысаларында озынлыгы 3,5 километр тәшкил иткән һәм асфальт-бетон япма түшәлгәнТашкичү авылына керү автоюлы төзелгән.
Республика адреслы инвестиция программасы кысаларында “Башкортстан бройлеры” җәмгыяте объектларына килү юллары төзелгән.
Районыбызның ике мәктәбе – Шафран һәм Никифар мәктәпләренең Бердәм Русия партиясенең “Балалар спорты” федераль проектында катнашуы нәтиҗәсендә аларда спорт заллары яңартылды.
Бердәм Русия партиясенең “Реаль эшләр” проекты нәтиҗәсендә район үзәге стадионында, үзәк паркта һәм Яңавыл бистәсендә урам тренажерлары куелды.
Читайте нас: