Галимнәр, озак яшәүнең сере чама белән туклануда дип саный. Тәмәке тартмаса, спиртлы эчемлекләр эчмәсә, кеше озак яши диләр. Миңа калса, йөзьяшәрләр дә башка кешеләр кебек үк яши. Моның мисаллары тормышта шактый.
Бер гәзиттә Митрофан исемле йөзьяшәр карт турында язганнар иде. Бу карт кибетләрдә йөрергә ярата икән. Ә иң кызыгы шул, аның тәнендә инде 70 ел буе Беренче Бөтендөнья сугышыннан калган кыйпылчыклар бар, ди. Табиблар, инде шактый өлкән кешегә операция ясауны кирәк дип тапмаган. Шуның өстенә, карт ашарга ярата, имеш. Дуңгыз маеның тозлаганын да, пешергәнен дә яратып ашый, ди. Баллы ризыкларны да читкә какмый. Сиксән яшенә кадәр тәмәкесен дә тарта. Ә менә спиртлы эчемлекләрне чама белән генә кулланган.
Революциягә кадәрге чорны карыйк әле. Ул вакытта иң озак яшәүче булып Уфа шәһәрендә яшәгән Дмитриева дигән ханым саналган. Ул, имеш, 200(!) яшендә вафат була. СССР чорында исә, иң озак яшәүче дип, Шарали Мисликовны санаганнар. Ул 168 ел гомер кичергән һәм гомере буе Барзаву (Әзербәйҗан) авылында яшәгән. Мисликов 1973нче елда вафат була. Ул 150 ел көтү көтә. Һәр көнне, көтүе белән бергә, 10-15 чакрым юл уза торган була. Сарык сөтеннән ясалган сыр, яшелчә, җиләк-җимеш, бал белән тукланып яшәгән.
Беренче хатыны вафатыннан соң, Шарали икенче тапкыр өйләнергә уйлый. Ул чагында аңа 136 яшь була һәм ул 57 яшьлек хатын ала. Алай гына да түгел, аларның уртак балалары да туа!
1998нче елда «Комсомольская правда» гәзите Русиядә иң өлкән кешене билгеләү максаты белән конкурс игълан иткән иде. Бу сорауны ачыклау бер дә җиңел булмаган, алар мөрәҗәгать иткән оешмаларда кистереп кенә җавап бирүче табылмаган. Хәтта РФ Статистика дәүләт комитетында да өлкән кешеләр турында мәгълүмат юк икән.
Шулай да, тырыша торгач, журналистлар Русиянең иң өлкән кешесен таба. Ул – Башкортстанда яшәүче 117 яшьлек Марина Василий кызы Тимофеева. Марина Тимофеева гомерен Благовещенск районы Старонадежико авылында уздырган. Күмәк хуҗалыкта эшләгән. Ире исә 1936нчы елда ук вафат булган. Аның артыннан Марина әбигә ике баласын да җирләргә туры килгән.
Иң озак яшәүчеләр арасында күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә. Дөрес, ир-атлар да юк түгел. Минем үземнең әти дә озын гомер кичерде. Ул 1999нчы елда 105 яшендә вафат булды. Миннән еш кына әтинең ничек туклануы, нәрсәләр белән шөгыльләнүе, яшәү рәвеше хакында сорыйлар иде.
Галимнәр озын гомерле булуны сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес туклануга гына кайтарып калдыра. Миңа калса, бу бер дә дөрес түгел. Гасырдан артык яшәүчеләр үз гомерләрендә ни генә күрмәгән. Дөрес туклану турында алар уйлап та карамагандыр. Чөнки аларның яшьлеге ачлык вакытына туры килгән бит. Озын гомерлелек ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. 105 яшенә җиткән әтием дә өч революцияне кичергән, Бөтендөнья сугышларында катнашкан.
Үзеңә тиешледән артыгын яшәп булмый, нәрсә генә ашап, ни генә эчсәң дә. Безнең әти кешеләрне, хезмәтне, үз һөнәрен, гаиләсен яратып яшәде. 75 яшендә аңа ике операция ясадылар. Шулай да 90 яшен уздырганда, безнең белән биеп, кушылып җырлап йөрде.
1984нче елда апа яңа фатир алды һәм әти белән әни шунда күченде. Бер елдан әтинең 90 яшен бәйрәм иттек. Тик әниебезнең генә хәле кинәт авырайды. Үзеңнең иң газиз, иң кадерле кешеңнең үлем түшәгендә әҗәл көтеп ятуын күрүдән дә авыр нәрсә юк икән. Әнинең вафатына берничә көн кала, барыбыз да әни янына җыелдык. Шул минутларны искә төшергәндә, әле дә күзгә яшьләр килә. «Әтиегезне саклагыз! Авыр сүз әйтмәгез. Ул әле яшәр!» – диде әни.
Әти әнинең кулын көне буе тотып утырды. Тагын берәр сүз әйтмәсме дип өметләнде. Әнине җиргә иңдергәч тә, кабер өстенә капланып, бик озак үкседе ул. Бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер ике җан иясе, 65 ел буена бер тибештә булган ике йөрәк әнә шулай аерылышты. Әнинең сүзе рас килде. Әтиебез озын гомерле булды.