Әлшәй хәбәрләре
-29 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
22 март 2018, 02:00

Татар исемнәре һәм аларның мәгънәләре

• Адил - дөрес хөкем итүче, гадел, тугры • Адилә - гадел, намуслы, тугрылыклы • Азамат - баһадир, герой, кыюлык

• Адил - дөрес хөкем итүче, гадел, тугры
• Адилә - гадел, намуслы, тугрылыклы
• Азамат - баһадир, герой, кыюлык
• Азат - ирекле, хөр
• Айгөл - ай гөле
• Айдар - дәрәҗәле, билгеле, лаеклы
• Айрат - искиткеч, таңга калырлык
• Айсылу - айдай чибәр
• Айтуган - ай кебек матур ир бала
• Азалия - куаныч-юаныч алып килүче
• Алсу - алсу йөзле, матур, чибәр
• Алтынай - алтын ай
• Амиль - нур
• Арыслан - арыслан
• Асия - юаныч бирүче, дәвалаучы
• Асьма - күтәренке
• Әйшә - тере, яшәп торучы
• Әлфия - күтәренке
• Әминә - иминлектә торучы
• Әмир - боеручы, әмер бирүче
• Әнвәр - бик нурлы, якты
• Әскәр - сугышчы
• Әсәт - арыслан
• Батыр - баһадир
• Булат - яхшы корыч
• Ваис - бүре баласы
• Вахит - бердәнбер, беренче (бала)
• Вилдан - балалар
• Габдрахман - рәхимле Аллаһының колы
• Габдулла - Аллаһның колы
• Гали - бөек, олы, югары дәрәҗәле
• Галибә - җиңүче, өстенлек итүче
• Галим - белүче, галим
• Галия - бөек, күтәренке
• Гаяз - коткаручы, ярдәм итүче
• Гияз - уңыш китерүче, уңышлы
• Гөлия - гөл кебек матур, чибәр
• Гөлназ - гөл кебек назлы
• Гөлнара - анар чәчәге
• Гөлсем - тулган ай кебек, алсу битле
• Гөлчирә - гөл кебек нәфис йөзле
• Гүзәл - искиткеч матур
• Дамир - намуслы, акыллы
• Дамира - намуслы, акыллы
• Дания - якын, данлыклы
• Диләрә - сөекле, иң яраткан, иң сөйгән
• Динара - алтын бәясенә торырлык, затлы
• Җарулла - Аллаһыга ияргән, Аллаһ дусты
• Җәгъфәр - инеш, чишмә, кизләү
• Заһидә - тәкъва, изге
• Зәкия - зирәк, үткен, сәләтле
• Зиннәтулла - Аллаһының бизәге, зиннәте
• Зинур - нур иясе, нурлы; нурбизәк
• Зифа - сылу гәүдәле
• Зөлфия - бик яхшы, бик әйбәт
• Зөһрә - ялтырый торган, йолдыз
• Ибраһим - халыклар атасы
• Илгиз - ил гизүче
• Илдар - ил башлыгы, ил хуҗасы
• Илдус - ил дусты, илен сөюче
• Илмира - халык белән идарә итүче
• Илнур - ил нуры
• Илфат - ил дусты
• Илһам - дәрт, иҗади дәрт; рухлану
• Илшат - ил шатлыгы
• Ильяс - Аллаһ кодрәте, куәте, могҗизасы
• Ирек - азатлык, хөрлек
• Искәндәр - яклаучы, җиңүче
• Исмәил - Аллаһ ишетә
• Йолдыз - йолдыз
• Камил - тулылык, өлгергәнлек
• Каюм - мәңге яшәр, үзгәрмәүчән
• Кәдрия - чиктән тыш куәтле, кодрәтле
• Кәрим - юмарт, хөрмәтле
• Ләйсән - ләйсән яңгыр
• Лилия - ак лалә
• Линара - ялкынлы
• Мансур - җиңүче
• Маһинур - ай нуры, яктылык чыганагы
• Мәфтюха - ачык йөзле
• Мәхмүт - дан казанган
• Мифтах - ачкыч
• Мөнир - яктыртучы, якты йөзле
• Мөхәмәт - макталучы, данлыклы
• Мурат - теләк
• Надим - дус, сердәш
• Надир - сирәк очрый торган чибәр
• Надирә - сирәк очрый торган чибәр
• Надия - иртәнге чык
• Наил - бүләк, бүләккә лаек
• Наилә - бүләк, бүләккә лаек
• Нариман - көчле рухлы, кыю
• Нәҗип - затлы, асыл, акыллы, сәләтле
• Нәфисә - нәфис, чибәр, күркәм
• Низам - тәртип, кагыйдә, оешканлык
• Нурия - яктылыклы
• Рабия - яз, язгы бакча
• Равил - риваять сөйләүче, хикәя кылучы
• Равиля - риваять сөйләүче, хикәя кылучы
• Радик - максатка омтылучы
• Разия - сөекле, сөйкемле
• Раил - нигез салучы
• Раилә - нигез салучы
• Рәисә - җитәкче
• Ралинә - кояш бүләк итүче
• Рамил - ашыгып, тиз баручы
• Рәмилә - ашыгып, тиз баручы
• Рәфикъ - дус, юлдаш, иптәш
• Рәфига - югары дәрәҗәле, яхшы билгеле
• Рәшид - зирәк кеше
• Регина - патшабикә
• Резидә - хуш исле гөл
• Рифат - мәртәбәгә менү, бөеклек
• Роза - бик матур, гөләп
• Рөстәм - алып, батыр
• Румия - византия кызы
• Рушан - якты, нур сибүче
• Саҗидә - олылаучы, табынучы
• Сания - икенче
• Сәидә - затлы, эше уңа торган
• Сәйяр - йөрүче, гизүче, сәяхәт итүче
• Сәмирә - әңгәмәдәш, гәптәш
• Сүрия - төньяктагы якты йолдыз
• Таһир - саф, пакъ, гөнаһсыз
• Тәнзилә - күктән иңгән
• Тимур - тимер кебек
• Үмәр - яшәү, тормыш
• Уразбикә - бәхетле ханым
• Фаил - яхшыга юрау
• Фаиля - яхшыга юрау
• Фатих - яулап алучы, җиңүче
• Фатиха - ачучы, хәер-дога бирүче
• Фатыйма - үскән кыз
• Фәния - белемле, акыллы
• Фәридә - тиңдәшсез, бердәнбер
• Фәрит - тиңдәшсез, бердәнбер, үзенә аерым
• Халидә - даими, мәңгелек
• Халисә - аеруча саф, чын
• Хания - үзенә тартып торучы
• Хафизә - саклаучы, истәлек, хәтер
• Хәйдәр - арыслан
• Хәйрулла - Аллаһ биргән хәер
• Хәлим - сабыр, йомшак, түземле, тыйнак
• Хәмзә - үткен
• Хәсән - матур, яхшы, чибәр
• Шамил - үз эченә алган
• Шамиля - үз эченә алган
• Шаһимәрдан - батыр ир-егетләрнең патшасы
• Шәкүр - шөкер итүче, канәгать
• Шәмсениса - кояш йөзле
• Шәмсенур - кояш нуры
• Шәфика - шәфкатьле, рәхимле
• Элина - грек хатыны (кызы)
• Эльвира - саклаучы, яклаучы
• Эльмира - намуслы, вөҗданлы
• Эльнара - күңелгә якын яктылык
• Эмиль - тырыш
• Ясминә - ясмин чәчәге
Читайте нас в