Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
26 март 2018, 02:00

ДИҢГЕЗ АША КҮПЕР

Кытайда дөньяның иң озын диңгез күпере төзелеп бетте. Көньяк Кытай диңгезе ярларын тоташтыручы, өч ясалма утрау һәм су асты тоннелен үз эченә алган корылма 55 чакрымга сузылган.

Кытайда дөньяның иң озын диңгез күпере төзелеп бетте. Көньяк Кытай диңгезе ярларын тоташтыручы, өч ясалма утрау һәм су асты тоннелен үз эченә алган корылма 55 чакрымга сузылган.

Проект 110 млрд. юаньга (16 млрд. доллар) төшкән. Күпер 8 магнитудалы җир тетрәүгә түзә, кимендә 120 ел хезмәт итә алачак. Аннан транспорт җәен җибәреләчәк. Төзелешкә 420 мең тонна корыч киткән. Бу кадәр металл белән 60 Эйфель манарасы төзеп булыр иде. Яңа күпер

3 сәгатьлек юлны 30 минутка калдырган. Төзелеш 7 ел барган, анда 7 эшче үлгән, 129 ы имгәнгән.

"Ирек мәйданы" гәзитеннән.
Читайте нас: