Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
29 март 2018, 02:00

Сынамышлар

Апрельнең алтысында аяз булса – җәй коры килер, болытлы булса – иген уңар.

Апрельнең алтысында аяз булса – җәй коры килер, болытлы булса – иген уңар.
Алтынчы апрель Хызыр Ильяс камчысын селти, имеш.
Апрель башларында торна тавышы ишетелсә, ай беткәнче көннәр матур торыр.
Апрель артык җылы булса – май салкын, җилле-яңгырлы булыр.
Апрельнең шапырынуы мартның димләвеннән.
Яз көнендә урманда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас, карабодай бик уңар.
Апрель ахырында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
Читайте нас: