Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
31 август 2018, 02:00

Пилотсыз автомобильләр

Татарстан Хөкүмәте белән «Яндекс» компаниясе арасында пилотсыз транспортны үстерү турындагы килешүгә кул куелды.

Якындагы берничә елда пилотсыз транспорт гадәти күренеш булачак. Бүген аннан Иннополиста һәркем куллана ала. Әлегә Иннополиста шәһәрнең биш төп объектларын берләштерүче биш нокта эшли, аннары аларның саны арттырылачак.

Шәһәрнең тест үтәргә риза булган теләсә нинди өлкән кешесе пилотсыз таксины куллана ала. 100 кеше теләк белдергән дә инде. Пилотсыз автомобильләрдә тест кысаларында йөрү бушлай.

Пилотсыз автомобиль юл йөрү кагыйдәләрен үти, җәяүлеләрне үткәрә, каршылыкларны урап уза һәм кирәк очракларда кискен рәвештә туктый да ала. Әлегә аның эшенә “Яндекс”ның сынаучы инженеры күзәтчелек итә. Әмма ул пассажир урынында утыра.

“Яндекс” автомобиль белән пилотсыз идарә итү технологиясе өстендә 2016 елда эш башлаган иде. Төп максаты – руль артында кеше утырмый торган технология булдыру. Быел февральдә беренче тапкыр “Яндекс” пилотсыз автомобиле Мәскәүнең яңа гына кар явып үткән урамнарыннан узды, майда – “Yet another Conference”ның 700 катанашучысын йөртеп алып килде, ә июньдә Мәскәүдән Казанга кадәр 789 км юл үтте.

Фото Татарстан Президентының Инстаграмыннан алынды.


“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: