Дөрес тукланмау өлкән кешеләрнең дә, балаларның да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә еш очрый торган авыруларның кайберләре – алиментар дистрофия (аксым калориясе җитмәү), авитаминоз (цинга, рахит, пернициоз анемия), симерү, шикәр чире, үт куыгына таш утыру, атеросклероз һәм башкалар. Күп кенә алга киткән илләрдә симерү чиренең артуы күзәтелә. Бу – шулай ук ризыкны дөрес кулланмау нәтиҗәсе. Симерү йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара, шикәр чире, төрле әгъзаларга таш утыруга этәрә. Май катламы калын булган кешеләргә операция ясау катлаулана, яралар озак төзәлә, хатын-кызларга йөклелекне кичерү, бала тудыру кыенга төшә.
Һәркем өчен дә туклану рационында табигый азыкны күп куллану файдалы. Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә.
А төркеменә керүче витаминнар диңгез ризыкларында, бавыр, сыр, йомырка, кишер, цитрус, җиләк-җимешләрдә күп.
В төркеменә керүчеләр йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, кайбер җиләк-җимештә, яшел яшелчәләрдә бар.
Д витамины булган продуктларга сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә.
Е витамины күпчелек төрле үсемлек майларында, чикләвектә, груша, алма орлыкларында бар.
С витаминына исә, нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр бай. Аеруча ул сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп була.