Әлшәй хәбәрләре
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
28 Май 2019, 02:00

Язмыш көндәшләрне дә дуслаштыра

Чын күңелдән яратканнар гына гафу итәргә сәләтле

Чын күңелдән яратканнар гына гафу итәргә сәләтле


Мәхәббәт турында күпме сөйләнсә, язылса да, сүзлекләрнең берсендә дә аңа төгәл генә аңлатма бирелмәгән. Мәхәббәтне күз белән күреп, кул белән тотып карап булмый. Әмма шуңа да карамастан, һәрберебез яратырга да, яратылырга да әзер.


Бабайның вафатыннан соң шактый гомер узган иде инде. Әбинең дә хаклы ялга чыгуының беренче елы гына түгел. Беркөнне безгә, аны эзләп, гел уйламаган-көтелмәгән бер кунак килеп керде. Бусаганы атлап узды да бер генә җөмлә әйтте ул: “Исәнме, Рауза, мин – Маруся. Салихның каберен күрсәт әле”. Бер үк ирне яраткан ике хатын кырык биш елдан соң менә шулай очрашты... Беренчесе – бабайның никахлы хәләл җе­фете, икенчесе... Юк, аны “сөяркә” дип әйтергә телем әйләнми. Ул да яраткан, бик яраткан, әмма беркайчан да “я мин, я хатының” дигән кискен таләпләр куймаган. Киресенчә, хатынына китергән газаплары өчен Салих­ның да өзгәләнүен, гаиләсе, балалары каршында җаваплылык хисе тоюын күреп, аның хәлен ничек тә җиңе­ләйтергә тырышкан. Яраткан кешесенең матди кыенлыклар кичерүен белгәч, көндә­шенең балаларына күчтәнәчкә еш кына төрле тәм-томнар да алган. Ә аннан, бик озак уйланганнан соңдыр инде, берсендә Салихка елый-елый: “Балаларыңны ничек яратканыңны күреп торам, газапланма, сине алардан аерырга җыенмыйм, – ди. – Миңа әни булырга язмагандыр инде, ә баласыз... Андый гаилә гаилә буламени?!”

Бабай – ул чакта әле озын буйлы чибәр ир-егет, чынлап та, гаиләсеннән китми. Дүрт бала табып бүләк иткән хатыны алдында үзен озак вакытлар гаепле санап йөрүе, ниһаять, аның гафу үтенүе белән төгәлләнә. Әби, нишләсен, утырып елый да гаилә башлы­гының мәхәббәт маҗара­сын гафу итә. Әлбәттә, иренең читтә йөрүен моңарчы да белгән, сизгән була ул, әмма алган тәрбиясе аңа өйдә тавыш-гауга чыгарырга ирек бирми. Рауза сабыр гына көтә, балаларын өзелеп яраткан Салихның барлык нәрсәне дә акыл белән үзе хәл итәсенә чын күңеленнән ышана.

Дөресен әйтим, әби әлеге серне ачкач, мин бик озак бабайга күңелем белән үпкәләп тә йөрдем әле. Яши-яши, ул чактагы беркатлылыгым, әлбәттә, узды, әби сөйләгәннәрне бабайның яшьлек хатирәсе дип кенә кабул итә башладым. Тик моның өчен үз тормыш тәҗрибәм булу кирәк иде шул...

...Бабайның кабере татар зиратының иң түрендә. Аның янына барып җиткәнче Маруся Салих турында шактый нәрсәләр сорашырга өлгерә. Әбинең әйтүе буенча, ул Салихның яшь чагын гына хәтерли, аның бөтен сораулары да бабайның шул чактагы тормышына кагыла: Салих һәрвакыт “Казбек” кына тартканмы, мичкә сөялеп, аркасын җылыту гадәтеннән аерылмаганмы, кәефе шәп булганда “Ай, былбылым”ны гына җырлаган­мы... Маруся сөйләгәннәрдән әби шуны аңлаган: башка шәһәргә күчеп китсә дә, ул Салихны оныта алмаган, шуңа күрә кияүгә дә чыкмаган.

Кабергә җитәрәк, Маруся тынып кала һәм адымнарын ешайта. Чардуганга килеп тотынгач “Нихәл, Салих?!” – дип кенә әйтә ала ул. Безнең әби, озаклап укып, догаларын кыла. Шуны ук Маруся да кабатлый, тик христиан дине кагыйдәләре буенча. Әби аны туктатмый. Мулла кызы булса да, иң мөһиме – Аллаһы Тәга­ләнең һәркемнең җанында, күңелендә булуы дип саный иде ул. Чит кешене, кайчандыр ире белән икесе арасына кереп, аздан гына аны ялгыз калдырмаган хатынны аңлау өчен дә әбигә башыннан бик күп уйлар кичерергә кирәк булгандыр.

Мин бу тарихны яшьләргә акыл өйрәтү максатыннан, “Әнә, күрегез, элеккеләр нинди булган”, дип әйтер өчен генә язмадым. Мондый мәхәббәт, мондый ярату сугыш чоры авырлыкларын кичергән, хисләрен тезгендә тотарга өйрән­гән, яхшы хәбәрләр ишетеп шатланудан бигрәк, югалту ачысын күбрәк кичергән буынга гына хас дип әйтә алмыйм. Адәм бала­сының йөрәге һәр чорда да өметкә, мәхәббәткә ачык ул. Бу сүзләремне дәлилләп, тагын бер тарих бәян итим әле. Анысы – бүгенге көндә, күз алдымда булган хәл.

Башы аның болай башланды: Гөлназның бик озак очрашып йөргән егете көтмәгәндә... икенче берәүгә өйләнеп куйды. Илдә булмаган хәл түгел – яшь чакта яратышып йөреп тә, төрле сәбәпләр аркасында кушыла алмаганнар байтак. Тик...

Бәллүр савыт кояш нуры төшкәч кенә “уйный” башлаган кебек, монда да әрнү, аңламау, үпкә хисләре узгач-таралгач, аларның мәхәббәте өр-яңа яклары белән ачылды. Бүген Гөлназ дустымның күзләрендә мин ул көннәрдә күргән бушлык һәм өметсезлекнең эзе дә юк инде. Аның өзелеп яраткан кешесен кайчандыр үзенә тартып алган Сәвия хәзер Гөлназ өчен бертуган сеңел кебек. Аларны Сәвиянең ире үзе дуслаштырды дисәм дә була. Каты авырудан савыкмаячагын аңлагач, ул Сәвиягә: “Мин үлгәч, Гөлназ янына бар, ул сине ташламас”, – дип әйтеп калдырган.

Дус кызымның мәхәббәте, чыннан да, сүнгән күңелләрдә өмет уятырга һәм, моны эшләү шактый авыр, катлаулы булганда да, үткәннәр хакына ярдәм кулы сузарга сәләтле булып чыкты. Ничек катлаулы булмасын ди, Гөлназ да хәзер кеше кешесе – Сәвия белән аның улын үз гаиләсе әгъзалары белән таныштырырга кирәк иде бит аңа. Иренә боларның барысын да аңлату, үзара аңлашу өчен күпме көч түккәне Гөлназның үзенә генә мәгълүмдер. Беренче мәхәб­бәтеннән сер ясамый ул, ничек бар – барысын да иренә ачыктан-ачык сөйләп бирә, ә ире... Ул, күрәсең, “үткән-беткән” дигәндер, ә, бәлки хатынын ихлас яратканга, аны чын-чынлап аңлагандыр. Ни генә булса да, Гөлназның ире, хатынының күңел халәтен, әйтергә телә­гәненең күбесен аның йөзенә, күзенә карап, сүзсез дә төшенә һәм аны яңа тетрәнүләрдән аралап, саклап кала.

Бер уйласаң, нинди илаһи хис бу мәхәббәт! Яраткан кеше үзе корбаннарга барса бара, әмма кирәк чакта җанына якын кешесен юата да белә, аңа терәк, таяныч та була ала. Чын күңелдән яратканнар гына гафу итәргә сәләтле. Гөлназның үткәннәрне онытуы, кичерүе дә аның йөрәгенә тирән эз салган мәхәббәт белән генә бәйле.


Зөлфирә ТУГАНОВА.

Казан шәһәре.

ФОТО: ЯНДЕКС
Читайте нас в