Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
10 июнь 2019, 02:00

Ана капиталы арта

Ана капиталы тиздән артачак.

Ана капиталы тиздән артачак. РФ хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2020 елда ана капиталы күләме 470 мең сумга җитәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау миинстры Максим Топилин белдерде.

“Индексация 1 гыйнвардан ясалачак. Бу хупланган карар, өстәмә чыганаклар да бар. 2020 елның 1 гыйнварыннан куллану бәяләренең артуы ихтималы 4% тәшкил итә, шул рәвешле ана капиталы да артачак. Алдагы елга бюджет әзерләгәндә без шушы чыганаклар күләмен күзалладык. Ягъни 2020 елдан ана капиталы 470 мең сумга җитәчәк”, - диде Максим Топилин Петербург халыкара икътисади форумында.

Бүгенге көндә ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.

Фото: Яндекс


Читайте нас: