Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
8 август 2019, 02:00

Йолдызнамә (7-14 август)

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Бу вакыт эчендә сез бары тик үзегегә генә өметләнә аласыз. Тирә-яктагылар сезнең сүзләрне тыңламаска мөмкин. Тынычлык саклагыз. Киләчәктә хәл яхшы якка үзгәрәчәк. Ялгызларга танышыр өчен әйбәт форсат.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Кызыклы мәгълүмат эзләячәксез. Моның өчен сезгә күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашырга туры килер. Яңа эш белән мәшгуль булырга мөмкинсез. Сәламәтлекне ныгыту, төрле процедуралар өчен уңайлы вакыт.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бу атна көтелмәгән-уйламаганча узачак. Сезгә тыныч кына эш урынында утырырга туры килмәстер кебек. Җитәкчеләр сезне хуплар. Аңлашылмаучанлык аркасында күптән күрешмәгән, ләкин сезгә бик кадерле булган дустыгызга үзегезнең дә ярдәмегез кирәк булачак.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Дәртегезнең бераз төшүе мөмкин. Шуңа күрә алдан ук сәламәтлегегезне яхшырту турында кайгыртыгыз, гел уңай фикердә генә булырга тырышыгыз. Дусларыгызның ярдәменә тулысынча ышана аласыз. Атна азагында җитәкчедән мактау һәм хезмәт хакына өстәмә көтә.
Арыслан (23 июль-23 август)
Сезне коллегалар алдындагы кыяфәтегез борчый башлая­чак. Борчылулар урынсыз. Хезмәттәшләрегез сезне компетентлы эшче һәм яхшы кеше буларак таныйлар. Табигый сөйкемлелек һәм үзегезгә тартып тору сәләте булганга, сез кешеләр белән бик тиз уртак тел таба аласыз.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Сезгә көр күңелле булырга кирәк. Актив эшләр вакыты җитә. Кичтән яки иртән көн буе эшлисе эшләрегезнең исемлеген төзеп куегыз. Бу сезгә иң мөһим нәрсә турында фикерегезне тупларга, онытмаска ярдәм итәр. Күптән калдырып киленгән эшегезне җиренә җиткерерсез.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Сезне сөендерә торган вакыйгалар көтә. Эшегезгә аралашуы рәхәт булган кеше килергә мөмкин. Җитәкченең сезгә мөнәсәбәте гадел булачак. Болар барысы да кәефегездә чагылачак һәм тормыш дәртегез артачак.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Үзегезнең мәнфәгатьләрне генә кайгыртуыгыз коллегалар һәм туаннарыгызда ризасызлык тудырырга мөмкин. Башкаларның да хисләрен кире какмагыз, аларга булышыгыз. Табигатьтә ял итү, бакча эшләре яңа казанышлар өчен этәргеч булып торачак, күңелегезне сөенеч белән тутырачак.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Нинди дә булса мәсьәләне хәл итәр өчен, туганнарыгызга сезнең ярдәм кирәк булыр. Сез үзегез дә якыннарыгызның ярдәменә ышана аласыз. Атна азагын табигатьтә уздырыгыз, бакчада эшләгез. Бу – башыгызны проблемалардан азат итәр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Сезне тыныч атна көтә. Мөгаен, сез ялда булырсыз. Әгәр дә эшлисез икән, эшегез җырлап барачак. Дусларыгыз белән очрашу сезгә оптимизм һәм шатлык бирер. Сәламәтлегегезне кайгыртырга онытмагыз
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Ниһаять, сезнең өегез, үзегез белән шөгыльләнергә вакытыгыз табылды. Бу – бик мөһим. Вакытыгызны юкка уздырмаска, эчке тавышыгызны ишетергә тырышыгыз.
Балык (19 февраль-20 март)
Сезгә яңа тәэсирләр кирәк. Барысы да бөртөсле шикелле тое­ла башлаган иде. Тормышыгызны үзгәртү үзегездән тора. Гаиләгез белән кызыклы сәяхәткә бара аласыз.
Люзия Гыйниятуллина әзерләде.
Читайте нас: