Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
5 сентябрь 2019, 02:00

Көнбагыш аппендицит китереп чыгарамы?

Көнбагыш ашасаң, сукыр эчәгесе шартлый икән дип ишеткәнем бар, бу чынлап та шулаймы?

Медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Кригер, сукыр эчәк шешүенә китереп чыгара торган сәбәп­ләр төгәл генә билгеләнмәгән, әмма көнбагыш ашау моңа тәэсир итми, дип саный. «РИА Новости»га биргән әңгәмәсендә Кригер, күзәтүләр күрсәткәнчә, авыру гадәттә эшкә сәләтле кешеләрдә ачыклана, еш кына хатын-кызларда гинекология авыруларын аппендицит белән бутыйлар, дип белдергән. Бу авыруны антибиотиклар белән генә дәвалап булмый, операция кирәк. Аппендицитның билгеләре – эч авырту, косасы килү, соңрак авырту эчнең уң як аскы өлешенә күчәргә мөмкин. Бу вакытта үз белдеклегең белән дәваланырга һич кенә дә ярамый, табибка күренергә кирәк, дип киңәш итә профессор.
Читайте нас: