Гомернең өчтән берен кеше йоклап үткәрә. Һәр кеше организмы өчен зарур, табигый шул ул, берәү дә аңа каршы тора алмый. Сәламәтлегебез, хәтта холык-фигыль үзгәрү тыныч йоклау яки йокысызлык белән нык бәйле. Йоклый алмый интегүче үз хәлен үзе генә белә. Йокы серенә төшенергә, аның табигатен ачарга тырышып галимнәр еллар буе эзләнү-тикшеренүләр алып бара, әмма әлегә йокы физиологиясен тәгаен генә аңлатып бирүче юк. Берәүләр көн дәвамында кеше канында «йокы агуы» – гипнотоксин туплана дип исбатламакчы. Икенчеләре, баш миенең билгеле бер бүлемтеген ярсытып тәҗрибәләр үткәргәч, организмда махсус «йокы үзәге» булырга тиеш дип фаразлый. Ләкин тормыш мондый фаразларны кире кага. Әйтик, ябышып үскән игезәкләр, кан тамырлары тоташкан булуга карамастан, икесе ике төрле вакытта йоклый ала.
Җиде-сигез сәгатьлек төнге йокы вакытында баш мие утыз минуттан уртача сәгать ярымга кадәр тирән йокыга тала, аның артыннан ун-унбиш минутлык тиз йокы эпизодлары башлана. Ә төн ахырына таба, әгәр йоклаган кешене берни бимазаламаса, әкрен йокының дәвамлылыгы кими, ә тиз-кызу йокы эпизодларының саны арта. Шул чакта уятсаң, ул төш күреп ятуын әйтер.
* Төштә имтихан тотуны нәрсәгә юрарга?
Стресс халәте кичергән, тормышны ничек җайларга белми аптыраган чак булырга мөмкин. Өйдә тынычлык юк. Эшкә кул бармый. Төштә дә югалып каласың, тел тотлыга, курку биләп ала, чөнки иң сөймәгән фәннән имтихан бирергә син әзер түгел. Ә кайчакта күңелне ярсу, рәнҗү биләп ала, чөнки төштә әллә кайчан мәктәп укучысы түгеллегеңне белмисең. Мондый кичереш-
ләр – төштә юктан да дулкынлану – өндәге борчулы халәт белән бәйле.
Төштә очу үз-үзеңә ышанычны арттырырга ярдәм итә, борчу-мәшәкатьне җиңәрлек көчең булуга ышаныч уята. Балачактагы кебек көч-куәтең артуын тоеп, сөенеп, шат күңел белән уянып китәсең. Димәк, тупиктан чыгу юлы якын.
Егылып төшү, киресенчә, конфликтлы ситуациянең уңай хәл ителәчәгенә ышанмауга, тормышта ниндидер мөһим вакыйганы контрольдә тота алмавыңа ишарә. Үз-үзеңнән канәгатьсезлек тойгысы биләгәндә, катлаулы әхлакый дилемма алдында торганда яки кылган гамәлләреңнән ни өчендер ризасызлык туганда шундый төш керергә мөмкин.
* Ялангач килеш төшкә керсәң...
Сәбәбе – финанс, гаилә тормышына кагылышлы, яшерергә теләгән берәр нәрсәне тирә-юньдәгеләр белүе ихтимал дип куркудан. Эштәге борчу, таныш булмаган хезмәт, бу эшне башкара алмам дип курку һәм башка-лар. Яки якыннарыгызның игътибары җитмәү борчый. Яхшы ягы да бар: ялангач көе чыгарга җөрьәт иткәнсез икән, димәк, бу мәсьәләне хәл итү юлы табылырга тора.
* үлек күрсә, ул кешегә көтелмәгән җирдән мал керер;
* тере кешене үлгән итеп күрсә, үлгән итеп күргән кешенең гомере озын булыр һәм кайгы-хәсрәттән котылыр;
* бодай күрсә, газаплардан имин булыр;
* бал корты тотканын күрсә, хәләл мал насыйп булыр;
* кара йә җирән ат күрсә, байлыкка һәм хөрмәткә тиенер;
* алтын күрсә, ул алтын акча булса, сәдака бирергә кирәк, яхшыга түгел;
* алтын һәм көмеш йөзек күрсә, ил эчендә мал тотучы булыр;
* төшендә орыш-талаш, дәгъва һәм дошман күрсә, гайбәттән телен тыймак кирәк, йә бәлагә дучар булыр;
* бодай йә арпа, йә тары күрсә, көтелмәгән җирдән ризык җыяр;
* катык, май, йә баллы-тәмле әйбер күрсә, хәләл малдан өлеш тияр;
* кара йөзем күрсә, авыру (чир) мәшәкате күрер;
* ачы алма күрсә, гомере кайгыда кичәр;
* ак тун кисә, байлыгы күп булыр;
* алдына сары яки кызыл тун китереп куйсалар, аңа кайгы булыр;
* башмак, йә итек, йә кәвеш күрсә, хәләл хатыны аерылып китәр;
* дуңгыз күрсә, дошманнарыннан, явыз кешеләрдән зыян тияр;
* ак киек күрсә, күргәне изгелеккә торыр;
* бер кешене дошман итеп күрсә, аның дошманлык максатын күрсә, саклану тиеш;
* елан күрсә, яман билге, ялганнан бәлаләр тияр, сәдака бирергә кирәк;
* еланны тотканын күрсә, кулына бераз мал керер;
* мәче, эт күрсә, таркаулык булыр;
* һәр хатынны үпкәнен күрсә, егет булса, дус табар, ди китап.
Барыгызга да тәмле төшләр.