Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
24 сентябрь 2019, 02:00

Борынгы хәзинә тапкан

Израильдәге Түбән Галилей торак пунктында бер электрик меңнәрчә ел кеше күз карашыннан яшеренеп яткан борынгы таш чүлмәкләр һәм корал тапкан.

Израильдәге Түбән Галилей торак пунктында бер электрик меңнәрчә ел кеше күз карашыннан яшеренеп яткан борынгы таш чүлмәкләр һәм корал тапкан.


Әхмәт Нассар Яссин атлы ир эше буенча йомышын үтәргә барган чакта, күрәсең ял итеп алыр өчен, юлында очраган кыяга таянып торган. Көтмәгәндә таш ишелеп төшкән һәм Әхмәт аның астында булган таш чүлмәкләрне һәм агач саплы бакыр кинжалны күргән.


Ир табылдыкларны сак кына чыгарганннан соң Израильнең Борынгы әйберләр идарәсе белән бәйләнешкә кергән. Белгеч табылдыкларның яшен 4,5 мең ел дип бәяләгән. Урта бакыр гасырда кешегә кабер тормышында кирәк булачак дип, үлгән кешеләрнең әйберләрен дә бергә күмгәннәр.


Бу хәлдән соң “ахмак, табылдыкны дәүләткә тапшырган” диючеләр дә булган. Әмма Нассар мирас бөтен халыкныкы булырга тиеш дип хәл иткән һәм дәүләткә тапшырып дөрес тә эшләгән, дип яза "Өмет".
Читайте нас: