Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
7 октябрь 2019, 02:00

Чәчең нинди – холкың шундый

Маңгайларын ачык йөртүчеләр, гадәттә, кискен характерлы булалар.

*Маңгайларын ачык йөртүчеләр, гадәттә, кискен характерлы булалар. Ә инде чәчләре артка табан да таралган булса, бу чәч хуҗасының батыр, кешеләр белән тиз аралаша торган һәм шул ук вакытта дорфа булуы хакында сөйли.


*Маңгай чәче куе кеше дөньядан кача, аны кабул итми. Ул – кыюсыз. Андый кеше дөньяга ерактан гына карый, ул үз көченә һәм мөмкинлекләренә ышанмый.


*Башның арты – эчке “мин” символы. Күпләр аны чәче белән яшерә. Кыска киселгән я бөтенләй кырылган баш арты кешенең үз теләкләрен белдерергә курыкмавын аңлата.


*Чәч юлы уртада булса – кеше үз тормышын тәртипкә китерергә тырыша, ул тотрыклылык эзли дигән сүз. Мондыйлар ир-ат белән хатын-кыз арасында тигезлек булырга тиеш дип саный.


*Чәч юлы сул яктан һәм чәчләре артка табан таралган кешеләрнең холыклары бик яшертен була.


*Чәч юлы уң якта, ә чәчләр сул яктан маңгайга төшә. Бу прическаны үз-үзенә ышанмаучылар йөртүчән.


*Колаклар чәч белән капланган икән, мондый кеше үзенең эчке дөньясын яшерергә тели һәм башкалар белән аралашырга яратмый.


*Ачык колаклар исә кешенең ачык йөзле булуы турында сөйли. Андый кеше тормыштан да курыкмый, ул һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер һәм үзен ничек бар, шулай кабул итә һәм шулай тота.
Читайте нас: