Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
14 октябрь 2019, 02:00

5 яшьлек кыз әтисен начар гадәттән арындырган

Тәмәке тартучылар бу гадәттән арыну бик авыр икәнен яхшы белә.

Тәмәке тартучылар бу гадәттән арыну бик авыр икәнен яхшы белә. Шулай да Уфа шәһәрендә яшәүче 5 яшьлек Сабина әтисен бу тозактан тартып алган.

Ир бервакытта да тәмәкене ахыргача тартмаган. Башланган тәмәкене сүндереп, соңрак тартып бетерә торган гадәте булган.


Бервакыт ир кызын балалар бакчасыннан алырга барган. Бакча ихатасында ремонт эшләре барганлыктан, тәрбияче балаларны бер читтә генә йөрткән. Ә койма янында чүп савыты торган. Сабинаның әтисе кебек тәмәке тартучылар да бар икән. Әтисе белән тәрбияче сөйләшеп торганда, кыз шул чүп-чар савыты буенда яткан тәмәке төпчекләрен җыеп ала да,бер уч тәмәке калдыгын әтисенә суза. "Әти, мә, тартып бетерерсең", - дип тә әйтә.

- Тәрбияче алдында оятымнан нишләргә дә белмәдем. Шулай да "мин тартмыйм" дидем. Шушы көннән соң тәмәкене кулга алганым юк, - ди ир.


Менә шулай әтисен акылга утырткан кыз.
Читайте нас: