Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
27 ноябрь 2019, 02:00

Балага көненә күпме кәнфит бирергә?

Ата-аналарның күбесе балага күпме кәнфит бирергә ярый икән дип баш вата.

Ата-аналарның күбесе балага күпме кәнфит бирергә ярый икән дип баш вата.
Бу сорауга гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты Алексей Головенко болай дип җавап бирә:
“Тәү чиратта шуны әйтә алам: бала үзенә зыян ясарлык күләмдә шоколад ашый алмый. Шуңа кофеиннан яки башка нәрсәдән зыян булыр дип хафаланасы түгел.
Ә менә кайсыбер батончиклардагы калориялелек һәм шикәр микъдарын исәпкә алырга кирәк. Кәнфит-шоколадларның төрле маркаларында шикәр күләме дә төрле. Шуңа составын игътибар белән карау мөһим.
Гомумән алганда, көненә уртача бер ботанчик яки шоколад ашауның зыяны юк.
Монда медальнең икенче ягы бар: ул зыянлы азык ашау гадәте барлыкка килү куркынычы. Шуңа баланың кылыгын күзәтегез: әгәр ул көненә бер шоколад плиткасы ашаганнан соң да һаман шоколад таптыра икән, димәк, аны азрак бирергә кирәк. Әгәр бала яшелчә-җимеш, калган файдалы ризыкларны да ашый икән, димәк, хафаланырга кирәкми”.
Менә шулай, кем сөйли, шуныкы дөрес, диләр. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз.





Читайте нас: