Әлшәй хәбәрләре
-16 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
4 декабрь 2019, 11:20

Җиде авариядә исән калган һәм...

InTrend. Today хәбәр итүенчә, дөньядагы иң бәхетле, уңышлы кешеләрнең берсе ул Фране Селак. Ул Хорватиядә яши.

InTrend. Today хәбәр итүенчә, дөньядагы иң бәхетле, уңышлы кешеләрнең берсе ул Фране Селак. Ул Хорватиядә яши. Туксан яше тулган. Биш тапкыр өйләнгән, соңгы җәмәгатенә җитмеш тә юк әле.
Элекке музыка укытучысы 1962 елда беренче фаҗигагә тарый. Ул утырган поезд, рельстан чыгып китеп, тау астындагы елгага барып төшә. Фране югалып калмый, йөзеп чыга, үзе белән бер купеда барган кызны да коткара. 17 кеше һәлак була.

Бер елдан соң ул утырган самолетның кинәт ишеге ачылып китә һәм пассажирлар берәм-берәм аска оча. Селак исә җайлы гына печән чүмәләсенә килеп төшә. Самолеттагы 60 кешенең 2се генә исән кала.

Ул тагын биш тапкыр автомобиль авариясенә тарый. Берсендә аны автобус бәрдерә, икенчесендә машинасы янып китә... Соңгысында машинасы упкынга тәгәрәгәндә ул яшен тизлеге белән салоннан чыгып өлгерә һәм юл читендәге агачка ябышып кала...

2002 елда Фране лотерея билетына 1 миллион доллар ота. Бу - Хорватия тарихында беренче очрак. Акчасын ул якыннары белән бүлешкән.
Читайте нас в