Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
9 декабрь 2019, 18:50

ХАТАСЫЗ ЯЗЫЙМ, ДИСӘҢ

Көн дә китап укыгыз.

Көн дә китап укыгыз.

Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыруның иң үтемле ысулы — күчереп язу.

Шигырь ятлау да грамоталылыкны арттыра.

Белемегезне гел тикшерегез: диктант языгыз, хикәя укыгач, аның эчтәлеген сөйләгез. Онытмагыз: хатасыз язу — даими күнегүләр нәтиҗәсе. Бик тырышсаң, моңа ирешеп була.

Өйрәнүне икәү бергә алып барсаң яхшы. Мәсәлән, берәү текстны укый, икенчесе яза. Аннары текст укыган кеше хаталар эзли.

Дөрес язылышын хәтердә тота алмаган сүзләрне дәфтәргә теркәгез. Вакыт-вакыт аны карап, сүзләрне укыгыз һәм истә калдырырга тырышыгыз.
Читайте нас: