Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
14 Май 2020, 15:00

Ни өчен иртәнге 8дән 9га кадәр кофе эчәргә ярамый?

Соңгы вакытта кофе файдасы турында күп сөйләделәр – бу эчемлек баш мие һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, кан әйләнешен яхшырта.

Соңгы вакытта кофе файдасы турында күп сөйләделәр – бу эчемлек баш мие һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, кан әйләнешен яхшырта, матдәләр алмашынуын тизләтә икән. Тик шул ук вакытта аны бөтен кешегә дә эчәргә ярамый – ул кайбер кешеләрдә йөрәк һәм ашказаны авыртулары тудыра ала .

Әмма кофе файдага булган очракта да аны «рөхсәт ителгән вакытта» гына эчәргә була, иң яхшысы-9: 30дан 11: 30га кадәр. Бу вакытта әлеге эчемлекне яратучылар берничә чынаяк кофе эчәргә мөмкин. Ә аны куллану өчен иң начар вакыт-иртәнге 8 дән 9га кадәр, чөнки бу чорда организмда кортизол, стресс гормоны бик югары. Бу вакытта организмга тагын да күбрәк ярсу кирәк түгел. Шул ук сәбәп аркасында 12.00 һәм 13:00 арасында, шулай ук 17:30 һәм 18:30 арасында кофе эчәргә кирәкми.
Фото: yandex.uz
Читайте нас: