Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
18 Май 2020, 20:00

Аксен колледжында - мистер Ким!

Аксен агросәнәгать колледжы остасы Салават Нәбиуллин һәм аның агач һәм тимердән ясаган гаҗәеп әйберләре турында без сезгә язган идек инде.

Аксен агросәнәгать колледжы остасы Салават Нәбиуллин һәм аның агач һәм тимердән ясаган гаҗәеп әйберләре турында без сезгә язган идек инде. Останың сәнгать әсәренә тиң иҗади эше – изге күңелле дворецкий хәзер колледжда “яши” һәм ул, чын мәгънәсендә, урындагы истәлекле урыннарның берсенә әйләнгән. Өстәвенә, аны уку йортының талисманы итеп тә саныйлар.
-Әйе, автор үзенең тимер дустын колледжга бүләк итте, әле ул уку йортына кергән җирдә тора. Аңа исемен сайлау өчен хәтта конкурс оештырдык. Нәтиҗәдә, колледж урнашкан авыл исеме сайлап алынды, - ди уку-укыту эшләре мөдире Салават Тимербаев.
Тарихтан белүебезчә, КИМ “Коммунистический интернационал молодежи” дигәнне аңлата. 1925 елда, студентлар уку йортына КИМ исемендәге Аксен авыл хуҗалыгы техникумы дип исем бирергә дигән тәкъдим иткән. Рәсми рәвештә техникумга бу исем бирелмәсә дә, авылны шулай дип атап йөртәләр.
-Бүген дә “КИМ” сүзе колледж студентлары һәм хезмәткәрләре өчен зур мәгънәгә ия, ул авыл исеме генә түгел, бәхетле студент тормышы, шәхес һәм белгеч булып формалашу чоры буларак та күзаллана, - ди Салават Азат улы.
Гомумән, мистер Кимның уку йортына “күчеп килүенә” монда барсы да шатлана һәм аның уңыш китерүенә ышана.
Читайте нас: