Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
11 июнь 2020, 20:00

Кешегә баз казыма! Булган хәл.

Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында безнең авылда булган бу көенечле вакыйга онытылып та бара кебек иде инде.

Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында безнең авылда булган бу көенечле вакыйга онытылып та бара кебек иде инде. Әмма уз­ган елда шул ук гаиләгә килгән чи­раттагы хәсрәт кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. «Кешегә баз казыма»,—ди халык мәкале. Хак сүзләр икән. Тулырак - сайтта!
Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында безнең авылда булган бу көенечле вакыйга онытылып та бара кебек иде инде. Әмма уз­ган елда шул ук гаиләгә килгән чи­раттагы хәсрәт кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. «Кешегә баз казыма»,—ди халык мәкале. Хак сүзләр икән.
Безнең авыл зур түгел. Нибары 150 йортлы авылда гомер кичерү­че халык бер-берсен бик яхшы белә. Авылыбызны икегә бүлеп, зур булмаган Сүлия елгасы ага. Түбән очта яшәгән Рәхимә әбинең бакча артындагы шул елгада җәй­ге челләдә ел саен яшь-җилкенчәк су коена. Кыскасы, егетләрнең кемузардан йөзүе, кыз-кыркынның чыр-чу килеп, суда коенуы читтән карап торган кешегә шундый ма­тур күренеш!
Тик ни гаҗәп, җәйге эсседә печән чабып, бакча утап әлсерәгән яшьләрнең елгада шулай тату гына су коенулары авылда усаллыгы белән дан тоткан Рәхимә әбигә генә ошап бетмәде. Тора-бара әбекәебез бөтенләй рәхимсезлә­неп, егетләрне һәм кызларны елга буеннан әрли-әрли куа ук башла­масынмы? Әбинең бу кыланышына аптырашта калдык: бер зыян да китермибез бит, югыйсә.
Көн артыннан көннәр үтә торды. Рәхимә әбинең «дулавына» карамыйча, су коенуны дәвам иттерә­без. Ләкин, һич уйламаганда гына, кайберәүләрнең елга төбенә ыр­гытылган пыяла банка, шешә ва­тыклары, кәнсир калайлары, очлы тимер кисәкләренә туры килеп, аяклары җәрәхәтләнә иде. Ә беркөнне ахирәтем елга буендагы тал куаклары арасыннан үткән чак­та шаккатыргыч күренешнең шаһ­иты булган. Рәхимә әби койма бу­енда котырып үскән кычытканны урак белән урып көлтәләп, аның эченә таш куеп кысып бәйли дә, басмадан елгага ыргыта икән. Үзе бертуктаусыз:
— Чукыныгыз, чукыныгыз!— дип карганып булаша, ди.
Бу хәбәр авылда яшен тизлеге белән таралды, һәм шул көннән ба­шлап, Рәхимә әбигә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә ниндидер нәфрәт белән карый башлады. 1987 елның август башы. Челлә чыгарга ашыкмый әле. Көннәрдән беркөнне Альберт, Венер, Флүрә исемле яшьтәшләрем белән без дә теге елгага су коенырга бардык. Без, Флүрә белән, сөйләшә-сөйләшә, елга читендә генә «ча­пылдаган» булдык, ә егетләр колач җәеп йөзеп, елга уртасына ук ке­реп киттеләр... Шул вакыт бәрәңге бакчасында чүп утап йөргән Рәхимә әбинең:
— Лилия кызым, анавы тал төбенәрәк кер, елга читендә генә су коену буламы? — дигәннән ба­тыраеп китеп, мин уртагарак йөзеп керә башладым. Шунда Ве­нер каршыма төшеп:
— Тукта, Лилия, син әле ныклап йөзә дә белмисең бит. Үзем керәм!— диде. Ә Рәхимә әби ай-ваена куймый.
— Юк, син түгел, Лилия керсен,— дип ныкыша һаман.
Венер исә тыныч кына тал тө­бенә кадәр йөзеп кереп, кирегә борылырга уйлаганда гына, тал ботагына эленгән кычыткан көл­тәсенә эләгеп калып, аркасын чак­тырды.
Алай гынамы, кирегә йөзеп, бас­ма турына килеп җитеп, аягын елга төбенә тидерүе булды: «Ай, ая­гым!»—дип, дөнья яңгыратып кычкырып ук җибәрде ул.
Көч-хәл белән ярга чыгып җиткән үсмер малайның хәле шәптән түгел иде: аның аркасы кычыткан чагудан бүртенеп чыккан, ә таба­нындагы тирән ярадан гөжләп ка­ны агып тора. Боларны күргән Рәхимә карчыкны җен алыштыр­ган диярсең, шашынып көләргә үк тотынды. Күз яшьләренә буыл­ган Венерның сызланудан ыңгы­рашып:
— Рәхимә әби, үзеңнең балала­рың да шулай әрнесен, яме!— дигәненә дә исе китмәде аның.
Венер дустыбыз, авыл фельд­шерына алып барып ярасын та­зартып бәйләткәннән соң да ике атна чамасы аксап йөрде әле.
Ә шушы хәлнең икенче көнендә үк авыл халкын тетрәндергән бер вакыйга булды. Рәхимә карчыкның читтән җәйгелеккә кунакка кайткан биш яшьлек оныгы күлнең нәкъ те­ге таллыгында суга батып үлгән.
Бу бәхетсезлектән соң Рәхимә карчыкны алышына башлаган, дип тә сөйләделәр. Аны, сиксәнне узып, үз көнен үзе күрә алмый ба­шлагач, күрше авылда яшәүче олы кызы үз тәрбиясенә алды. Һәм мондый фаҗигале хәлләрдән соң Рәхимә әбинең бакча артында су коенулар да үзеннән-үзе тукталды кебек.
Ә Рәхимә карчыкның һәм аның балаларының күрәселәре алда булган икән әле... Үткән җәйнең эссе көннәре аларга янә бер олы хәсрәт өстәде — Себердән кунакка кайткан өлкән оныгын да Сүлия күле үзенең «корбан»ы итте.
Туксан яшен ваклаган Рәхимә карчык әлеге көндә дә исән әле. Кем әйтмешли, су корбаны булган бу сабыйларның маңгаена шун­дый язмыш язылгандыр, ә бәлки, рәнҗеш төшә, диюләре дә хак­тыр?!
«Кешегә баз казыма, үзең тө­шәрсең», дигән бит борынгылар. Сынап әйткәннәр, күрәсең.
Лилия ТӨХВӘТУЛЛИНА.
Автордан: Билгеле сәбәпләр аркасында, район, авыл исемен китермәдем. Кайбер геройларның да исемнәре үзгәртеп алынды.
Автор: Илдус Фазлетдинов.
Читайте нас: