Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
22 июнь 2020, 12:50

Эчкече маймыл урамда кешеләрне кыйнап йөргән

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында бер кеше ата маймыл асраган.

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында бер кеше ата маймыл асраган. Үзе кинәт үлеп киткән һәм хуҗасыз калган хайван урамдагы кешеләргә һөҗүм итә башлаган. Нәтиҗәдә ул 250 кешене яралаган, каты җәрәхәтләрдән 1 кеше һәлак булган.


Башта аның ни өчен шулай агрессив булуын берсе дә аңламаган. Баксаң, үлгән хуҗасы маймылын хәмергә шулкадәр нык өйрәткән булган ки, ул аннан башка яши алмаган. Үзе вафат булгач, хайванны эчерүче калмаган. Ул нәрсә эшләргә дә белмичә, урам буйлап тәртипсезләнеп йөри башлаган. Күпчелек очракта хатын-кызларга һәм балаларга һөҗүм иткән, тешләгән.

Ниһаять, маймылны тотып, зоопаркка илтеп япканнар. Тик хайванның алкогольгә карата чаманы белмәвеннән тыш, тагын бер сәерлеге бар икән – ул яшелчәләрдән баш тарткан, аларны азыкка да санамый имеш. Ә бит макакаларның рационының күп өлешен яшелчә алып тора. Белгечләр аның хуҗасы хайванны ит ашарга өйрәткән, дип фаразлый.
Һиндстанда маймыллар кешеләргә еш һөҗүм итә, тик бу очрак хайванның аеруча агрессивлыгы аптырата. Хәзер бу сугыш чукмары маймыл аерым читлеккә ябылган – зоопарк хезмәткәре аны башка макакалар янына кертергә курка, чөнки "алкоголик" аларны да тешләргә һәм яраларга мөмкин.
Автор : Каспранова Ләйсән
Фото: Pixabay.ru
  • Читайте нас: