Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
15 июль 2020, 20:00

Хатының ялкау түгелме?

Моны ачыклау өчен аш бүлмәсенә кер һәм 7 нәрсәгә күз сал.

Моны ачыклау өчен аш бүлмәсенә кер һәм 7 нәрсәгә күз сал.

Аш бүлмәсе - ул хатын-кызның йөзе. Хуҗабикәнең нинди булуын билгеләү өчен монда кереп, күз йөгертү дә җитә.

1. Шкафларның ишекләре ачык булу, өстәлдә ризыкларның өелеп ятуы. Бу - таркаулык билгесе.
2. Чатнаган, яньчелгән савыт-саба. Үзен һәм гаиләсен ихтирам итүче, аларның сәламәтлеген кайгыртучы хатын өйдә ватык чынаяк тотмый.
3. Раковинада өелеп ятучы пычрак савыт-саба. Монысы инде хатын-кызны бер дә бизәми. Ашап бетү белән савытларны юу – моңа үзеңне һәм гаилә әгъзаларын баштан ук өйрәтергә кирәк.
4. Аш, кайнатма түгелгән, сөт ташкан газ плитәсе. Ризык әзерли торган төп җиһазның көзге кебек ялтырап торуы хуҗабикәнең пөхтәлеге турында сөйли.
5. Суыткыч. Әчеп утырган катык, үткән атнадан бирле аунап яткан карбыз, күгәрек каплаган сыр. Әгәр биредә шундый күренеш икән, димәк... Нәтиҗәне үзегез ясагыз.
6. Губка-чүпрәкләрнең исләнеп, каралып бетүе. Чисталыкка өйрәнгән хатын-кыз аларны яңартып, алыштырып кына тора.
7. Тәрәзә чаршаулары. Моңа да күз сал. Каралган, май таплары күренеп торучы пәрдәләр шулай ук уңганлык билгесе түгел.

Фото:https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: