Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Болар кызыклы
25 декабрь 2020, 14:20

Әлшәй Кыш бабае кунаклар көтә

Район үзәгенең Совет мәйданында Яңа елның төп тылсымчысы үзенең оныкасы Карсылу белән көн саен кичен могҗизага ышанучыларның барысын да үз резиденциясенә чакыра.

Район үзәгенең Совет мәйданында Яңа елның төп тылсымчысы үзенең оныкасы Карсылу белән көн саен кичен могҗизага ышанучыларның барысын да үз резиденциясенә чакыра.
Быелгы коронавирус пандемиясенә бәйле хәфефле хәл Кыш бабайның эшенә комачау була алмады. Аны Яңа ел төнендә меңләгән баланы кунакка көтә. Мәрхәмәтле тылсымчы кунакларны үз резиденциясенә күптән кабул итә башлады. Анда эләгү авыр түгел. Биләмә районның төп Яңа ел мәйданында урнашкан. Әлшәй Кыш бабаена кайчан телисең, шунда рөхсәтсез керергә була, чөнки анда ишекләр юк. Шулай да тылсымчының кабул итү вакыты бар – 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр.
Һәркем, яшенә карамый, Кыш бабай янына килә һәм үзенең теләген әйтә ала. Өстәвенә Кыш бабай белән Карсылуның күңелен ачарга, шигырьләр сөйләргә, җырлар җырларга һәм биеп алырга да мөмкин. Әмма дистанцияне саклау мотлак. Чөнки Кыш бабай күптән 65 яшьне узган бит.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: