Карабодай гөле (бегония) бәрәңгеле, тамырлы һәм өске тамырлы була. Беренче төре, яфракларын коеп, кышын ял итә. Тамырлысы кышын да яфракларын коймый, әмма аңа да ял кирәк. Өченче төре бик тиз үсә, ялга мохтаҗ түгел, аны орлыктан да җиңел үрчетеп була.
Бегониянең чәчәк атмавының берничә сәбәбе бар. Иң беренчесе — гөлнең яше. Ботагында кимендә биш буын барлыкка килмичә, чәчәк атмый. Бегония үстерүчеләр моңа төрле стимуляторлар белән генә ирешә ала. Кирәгеннән артык ашлау да зыянлы, бу очракта гөл яфракка җибәрә, чәчәк атарга ашыкмый.
Икенче сәбәп — яктылык аз булу. Гөл туры кояш нурларын яратмый, шул ук вакытта яктылык җитмәү белән дә килешми. Бегония һаваның коры булуын өнәми, моның төп билгесе — яфрак очлары кору. Температура кискен үзгәрергә тиеш түгел, үтәли җил дә булмасын.
Чыганак: https://vk.com/feed?w=wall-59550939_6961
-3 °С
Болытлы