Шушы көннәрдә илебез истәлекле дата – чик буе хезмәтенең 100 еллыгын билгели. Традиция буенча 28 майда шәһәр һәм авыллар урамнары буйлап Русия чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр яшел погонлы формаларын, яшел фуражкаларын киеп, байрак күтәреп тигез сафта үтәчәк.
Чик буе гаскәрләре юбилеена әлшәйлеләр дә әзерләнә. Быелдан башлап алар үз традицияләрен булдырды – район үзәгендәге паркта барлык буын чик буе сакчыларына куелган һәйкәл янында очрашачаклар. Анда алар хезмәт иткән елларын, командирларын, хәрби дусларын, Туган илебез чикләрен саклаган кыю яугирләрне хөрмәт белән искә алачак.
Чик буе сакчылары бу көнне Үрнәк авылыннан Фаил Хисамовны да горурлык белән искә алыр. Чик буе гаскәрләре отличнигының хәрби һәм сәяси әзерлектәге уңышлары турында ул вакытта күп тапкырлар гәзиткә язып чыгалар, үзәк телевидениедән сюжетлар күрсәтәләр. “Кызыл Йолдыз орденлы “Мәскәү” аерым контроль-үткәрү пунктының чик буе сакчылары белән очрашканда мин берничә тапкыр Фаил Хисамовның исемен ишеттем, - дип башлана “Советский пограничник” гәзитенең 1982 елгы июнь санындагы бер мәкалә.- Бу исемне аның белән бергә “Шереметьево” аэропортында хезмәт иткән командирлардан алып гади хәрбиләргә кадәр белә.
Чик буе сакчысы ничек танылу алган соң? Фаил Хисамов – Башкортстанның Әлшәй районында туып-үскән гади, көләч йөзле егет. Чик буенда хезмәт итүенең беренче көннәрендә аңа туган яклары – Үрнәк авылындагы исемсез бәләкәй елга, аның янындагы урман бик еш төшенә керә. Егетнең әти-әнисе Әмир Лотфулла улы һәм Фәния Насыйбулла кызы гади колхозчылар була, Фаил дә балачагыннан агроном булырга хыяллана.
Гомумән, егет үзен бәхетле дип саный. Барлык уй-хыяллары һәрвакыт тормышка аша. Егет элек бервакытта да Мәскәүдә булмаган, ә хәзер ул монда, Чик буе контроленең аерым отрядында барысысы да үрнәк алырлык итеп хезмәт итә. Паспорт контролендә хезмәт иткәндә җиде кешене тота. Солдатның мондый уңышларына, уяулыгына һәм хәрби осталыгына һәр чик буе сакчысы көнләшә ала”, - дип яза автор.
Ә Әлшәй егете башкача булдыра да алмый, чөнки ул өлкәннәрнең лаеклы үрнәгендә үсә. Бөек Ватан сугышы елларында аның картәтисе Хисамов Лотфулла Хисаметдин улы илебезне фашист илбасарларыннан саклый. Туган ягына әйләнеп кайткач, инвалид-фронтовик замандашлары белән авылны, авыл хуҗалыгын күтәрә, баһадирдай уллар тәрбияләп үстерә. Хисамовлар, алар арасында Фаилнең әтисе Әмир Лотфулла улы да бар, дүртесенә унике ел Совет армиясе сафында хезмәт итә. Фаил дә, “хисамовларча”, намус белән Ватан алдындагы бурычын үти. СССРның дәүләт чиген саклауны үзенә ышанып тапшырулары белән чиксез горурлана, чик буе иминлегенең аның уяулыгына бәйле булуын яхшы аңлый. Сержантлар составы мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егет. отделениенең җәмәгать тормышында актив катнаша, контролерлар советы әгъзасы була. Хезмәтендәге уңышлары өчен өлкән сержант исеме бирелә. I һәм II дәрәҗә “Чик буе гаскәрләре отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. Хезмәтенең ахырында аның күкрәгендә тагын бер солдат батырлыгы билгесе – “Дәүләт чиге сагында яхшы хезмәт өчен” медале балкый. Туган ягына егет КПСС әгъзасы булып кайта.
Чик буе хезмәтендә мондый уңышлар яулаган солдатны армиядә калырга, әлбәттә. Әмма ул хыялына тугры кала, армиягә кадәр Аксен техникумын тәмамлаган Фаил арытабан авыл хуҗалыгы институтында агроном һөнәрен үзләштерергә тели. Диплом алып, туган авылына кайта. Сөйгәне - курсташ кызына өйләнә, колхозда эшли башлый. Әмма Фаилгә туган җирендә икмәк үстерергә, кояш чыкканда иксез-чиксез иген басуларында алтындай башакларныү тибрәлүен күрергә насыйп булмый. Аның гомере бик иртә, чәчкә аткан мәлендә өзелә....
Берничә көннән яшеллекә күмелгән май иртәсендә илебездә залплар яңгырар –элек дәүләт чиге сагында торган һәм әле дә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә салютлар бирелер. Нәкъ Үрнәк егете Фаил Хисамов кебек дәүләт азатлыгын һәм бердәмлеген ышанычлы саклаучы, батыр һәм кыю чик буе яугирләре истәлегенә яңгырар алар, чөнки илебез чикләренең ныклыгы, бәйсезлеге нәкъ шундый егетләргә бәйле булды һәм булачак.
Дуслары хәтерендә ул мәңге тере калачак.