Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 гыйнвар 2020, 17:20

Ничек бәкегә чумарга һәм чирләмәскә

18 гыйнвардан 19ына каршы төнлә православие динен тотучылар Керәшен бәйрәмен билгели.

18 гыйнвардан 19ына каршы төнлә православие динен тотучылар Керәшен бәйрәмен билгели. Борынгы йола буенча бу көнне барлык су изгеләндерелә һәм күп төрле авырулардан савыктыра.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе белән суда кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен Башкортстанда 18 гыйнварда 12 сәгатьтән алып һәм 19 гыйнварда 20 сәгатькә кадәр коткаручылар өчен югары әзерлек режимы кертелә.
Безнең районда чуму урыны гадәттәгечә, Дим елгасында район үзәге янындагы халык “Золотые пески” дип йөрткән пляжда булачак. Бәхетсезлек очракларына юл куймау өчен 18нән 19ына каршы төнлә бәке янында “ашыгыч ярдәм”, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дежур торачак.
Район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Марат Моратхуҗин билгеләвенчә, бәке ясау буенча бөтен эшне “Урындагылар” инициатива төркеме башкарачак. Һәрвакыттагыча, малтабар Татьяна Гридина акчалата ярдәм күрсәтә, техниканы Раевка авыл Советы бирәчәк.
Керәшен бәйрәмендә суга чуму вакытында коткаручылар түбәндәге саклык чараларын күзәтергә чакыра:
махсус билгеләнгән урыннарда гына чумарга;
эчкән килеш бәкегә чуммаска;
сәламәтлеге начар булган кешеләргә салкын ванналар кабул итмәскә;
суга чумар алдыннан күнекмәләр ясап һәм йөгереп тәнее җылытырга кирәк;
бәкегә таймаган һәм җиңел салынган уңайлы аяк киемендә килергә;
организмның бик нык суынуына юл куймау өчен бәкедә бер минуттан артык тормаска;
балаларны караучысыз калдырмаска;
судан чыккач, тәнегезне тастымал белән ышкып коры җылы кием киегез;
бик нык өшүгә юл куймау өчен җиләк-җимеш салынган кайнар чәй эчегез.
Читайте нас: