Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 февраль 2020, 21:00

Гомер дилбегәсен тартам Синең белән бергә, илһам!

Шундый юллар язылган бу сылуның “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Шундый юллар язылган бу сылуның “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сәхифәсендә. Аның кызыксынуларын, мавыгуларын санап китсәң, бу сүзләрнең никадәр дөрес булуын аңлыйсың. Тирән мәгънәле шигырьләр авторы, көйләр язып җырлар иҗат итүче, шул җырларны сәхнәгә чыгып башкаручы һәм тагы да әллә күпме һөнәрләргә ия сәләтле замандашыбыз ул.
Шигырьләрендә әйтелгәнчә, “гомер корабында йөзеп иҗат дәрьяларын иңләгән, упкыннарны убып үзенә юл ярган” талантлы якташыбыз, Тәүәтәй авылы сылуы Альбина Муллаголованы “Әлшәй хәбәрләре”н укучылар яхшы белә. Балачактан шигырьләр яза ул. Иҗат җимешләре еш кына район басмасында, “Йәншишмә”, “Йәшлек” гәзитләрендә, “Аманат”, “Шоңҡар” журналларында дөнья күрә.
Һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы булган Альбина Уфадагы 102нче башкорт балалар бакчасында ун елдан артык тәрбияче булып эшли. Бүген ул декрет ялында, дүрт балага гомер биргән бәхетле ана өчен сабыйлары – мәңге шиңмәс илһам чыганагы.
- Өйдә башкорт телендә аралашабыз, шуңа да балаларым туган телләрен яхшы белә. Без алар белән шигырьләр ятлыйбыз, әкиятләр уйлап чыгарабыз, рәсемнәр төшерәбез. Төрле конкурсларда бик актив катнашабыз, уңышларыбыз да җитәрлек. Туган телен белгән бала бервакытта да югалып калмый бит ул, халкыбызның иң яхшы сыйфатларын алып, рухи хазинәләрен күңеленә сеңдереп үсә. Ел саен “Саумы, саумы, әкият!” төбәкара конкурсында катнашабыз. Төрле чараларга костюмнарны, шул исәптән милли киемне дә, үзем тегәм, - ди йөрәгенә башкорт рухы сеңгән милләттәшебез.
“Бер урында тапанмаска, һәрвакыт алга омтылып, яңадан-яңа үрләргә артылып, янып яшәргә!” Менә шушы девизны тормыш максаты итеп алган Альбина. Атнасына өч тапкыр Химиклар мәдәният сараенда эшләп килгән “Адым” музыкаль-эстрада студиясендә шөгыльләнергә дә вакыт таба ул. Автор-башкаручы буларак, төрле концертларда чыгыш ясый, “Туган тел” каналында да аның җырларын еш яңгыраталар. Синтезаторда уйный, көйләргә аранжировкаларны сәнгать өлкәсендә үз юлын тапкан Галинур Юламанов, Илдар Шәрипов кебек билгеле музыкантлар эшли.
- Тагы да бәйләм бәйләргә, тәмле-татлы ризыклар әзерләргә яратам. Декрет ялында утырган бик күп әниләр кебек, бизәкләп тортлар пешерергә өйрәнәм, киләчәктә, бәлки, заказлар булса, сатуга да чыгарырмын, ә әлегә бу тәмлекәчләр белән тормыш иптәшем, балаларымны сыйлыйм.
Күптән түгел Альбинаның тагы да бер хыялы тормышка ашкан - “Бәхет утравы” исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Анда авторның туган як, табигать, туган тел, ана назы, мәхәббәт темаларына иҗат ителгән күңел энҗеләре тупланган. Иҗат кешесе өчен шуннан да зуррак бәхет бармы икән? Афәрин, Альбина! Киләчәктә дә үз юлыңнан тайпылмый, Тәүәтәй авылында гомер кичерүче әти-әниең - Вәсиә апа һәм Венер абый Муллаголовларның, якташларыңның горурлыгы, милләтебез бизәге булып, алга омтылып яшә!
Читайте нас: