Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 Май 2020, 12:35

"Башта ышандырмаган иде..."

Русия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгының сигез яңа медицина үзәген ачуга хәер-фатыйхасын бирде.

Русия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгының сигез яңа медицина үзәген ачуга хәер-фатыйхасын бирде.

Бу хәл 15 майда төбәкләр җитәкчеләре белән онлайн-киңәшмә барышында булды.

— Бүген без Оборона министрлыгының коронавирус йогышы булган кешеләргә ярдәм итү өчен күпфункцияле яңа сигез медицина үзәген ачабыз, - дип белдерде Президент. — Билгеле булуынча, Түбән Новгородта шундый беренче үзәк инде 17 апрельдә үк эшли башлады, аннары 24 һәм 30 апрельдә тагын җидесе файдалануга тапшырылды. Ә нибары ике ай эчендә, планлаштырылганча, хәрби ведомство линиясе буенча 16 үзәк төзелгән, бөтен ил буенча, Калининградтан Камчаткага кадәр, барлык кирәкле 16 үзәк комплектланган. Дөресен генә әйткәндә, башта бу ышандырмаган да иде. Алар бик кыска вакыт эчендә, яхшы сыйфатлы итеп, намус белән төзелде.

Төзелеш барышын Русия Федерациясенең Оборона белән идарә итү дәүләт үзәге тәүлек әйләнәсенә тикшереп торган.

Президент оборона министры Сергей Шойгуга ихлас рәхмәтен белдерде.
Читайте нас: