Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июнь 2020, 16:30

Киләсе ел нәрсә елы булачак?

Бу хакта төбәк җитәкчесе оператив киңәшмә барышында белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә киләсе 2021 елны "Юллар елы" дип игълан итәргә кушты.

- Муниципаль районнар башлыкларына сорау бирәм : районда иң начары нәрсә? Барысы да диярлек "юллар" дип җавап бирә. Бу, чыннан да, зур проблема. Безгә килә торган мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеген анализладык, беренче урында – юллар. Шул ук вакытта, чыннан да, чокырларны ремонтлау системасын җайга салабыз һәм алга таба да моны эшләячәкбез.

Мин Хөкүмәткә финанс блогын, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетын җыярга, сөйләшергә кушам, һәм киләсе елны безгә "Юллар елы" дип игълан итәргә кирәк, дип уйлыйм. Тәртип урнаштырырга кирәк. Моны хәл итүнең юлы бер - акча табу, федераль үзәк белән эшләү һәм безнең Юл фондын арттыру , - диде ул.

Фото: gorobzor.ru
  • Автор: Резеда Галикәева
  • Читайте нас: